МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
Новости
Балтач гимназиясе 19 гасырның әдәби балында бөтерелә
Опубликовано: 03.02.2017Җылылык, матурлык, сафлык, яшьлек.... Күңелдә кайнаган бу хисләрне сүзләр белән генә әйтеп бетерергә мөмкинме соң? Йөрәкләр башкача типте, күңелләр башкача уйланды. Укытучылар яшьлеккә кайтса, укучылар бүген бу вакыйганың төп катнашучылары булуларына чын күңелләреннән шатланды. Нинди вакыйгамы? Әдәби бал (Литературный бал)... Зал 19 гасыр стилендә бизәлгән, күз явын алырлык егетләр һәм кызларның елмаюлы йөзләре күңелгә җылылык өсти. Сәхнәдә әле генә вальс әйләнсәләр, шул минутта романс яңгырый башлый, биюләр: полонез, кадриль, мазурка, контрданс, котильон - берсен – берсе алыштырып җилкендерә, дөньяны оныттыра. Балда иң бәхетле кыз белән егет Камилә белән Аяз булгандыр мөгаен, чөнки алар иң саф, иң матур, иң итәгатьле парларның берсе дип билгеләнде. Балдан һәр кеше җылы күңел һәм чиста хисләр белән таралды.
Источник: Шакирзянова Р.И.
К списку новостей














