• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108
Телефон: +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90
E-Mail: G.Blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Балтасинская гимназия»
Руководитель: Миннемуллин Айгиз Рафилович
Год основания учреждения: 1995
У нас учатся: 594 обучающихся/ 594 укучы
У нас учат: 57 учителя/ 57 укытучы

Новости

Павлов А.П. белән очрашу

Опубликовано: 09.12.2016

   9 нчы декабрь көнне гимназиянең 6нчы А классында сыйныфташымның туганы белән очрашу булды. Аның исеме - Павлов Андрей  Петрович. Ул, “Грозный” ракета крейсерында  2 нче ранглы капитан булып, Кара диңгез  флотында  хезмәт иткән. Хәзер аңа 76 яшь. Андрей Петрович Балтачта туып үскән, яшәгән, укыган. Озак еллар  Севастопольдә яши, Балтачка кунакка гына кайта. Ул 25 ел флотта хезмәт иткән, бик күп илләрдә булган, диңгез-океаннарны кичкән. Диңгезче булу аның  кечкенә чагындагы хыялы булган, һәм ул чынга ашкан. Андрей Петрович безгә үзенең эше турында сөйлде. Бу эшкә өйрәнү авыр диде, ләкин миңа рөхсәт бирсәләр, хәзер дә диңгез буйлап йөреп кайтыр идем, ди. Үзенең яшь чагындагы фотоларын күрсәтте. Хәрби училищены тәмамлагач, курсантларның һәрберсенә тапшырылган кортигын да алып килде. Бу кортикны тотып карау безгә аеруча ошады. Аның хатыны, кызы, оныгы һәм оныкларының балалары бар икән инде. Без Андрей Петровичка күп сораулар яудырдык, ул исә аларга тулы итеп җаваплар бирде. Бу очрашу безгә бик кызык һәм күңелле булды.

   


Источник: Габделганиева Ч.М.

К списку новостей