МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
Новости
"Тамчы - шоу"
Опубликовано: 25.10.2016
Без, “Балтач гимназиясенең” 6нчы А сыйныфы укучылары, октябрьнең бер матур якшәмбесендә Казанга бардык. Программабыз бик эчтәлекле иде.Беренче эш итеп ашап алырга уйласак та, без ашарга керергә уйлаган кафелар ачык булмады. Рухи азык эзләп, Салих Сәйдәшев музеена кердек. Музейда бик кызык булды. Экскурсовод апа безгә Салих Сәйдәшев турында бик күп мәгълүмәт бирде, өстәвенә музей хезмәткәре һөнәре турында да сөйләде.
Аннан соң тамак ялгап алдык һәм Казанга килүебезнең төп максаты - "ТНВ" телеканалының студиясенә кердек. Анда "Тамчы - шоу" дип исемләнгән халыкара танып - белү бәйгесендә катнаштык. Бәйгенең барышы да, аны төшерү процессы да безнең өчен бик кызыклы булды. Алып баручы Әдилә апага барыбыз да гашыйк булдык. Уенда без “Умырзая” командасы - беренче урын яулап алдык, ә “Кашкарый”лар, бездән әз генә калышып, икенче урынга лаек булдылар. Бу бәйгедә катнашу безгә- уенчыларга да, тамашачы –классташларыбызга да ошады. Тагын шулай бергәләп шундый бәйгеләрдә катнашсак иде!
Источник: Габделганиева Ч.М.
К списку новостей














