МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
Новости
Неделя добра "16-21 апреля)
Опубликовано: 17.04.201217 апрель көнне гимназиядә “Рәхмәт белдерү көне” дип игълан ителде. Бу көнне рәхмәт әйтү сүзләре башка көннәргә караганда аеруча күп яңгырады. Укытучылар өчен оештырылган концертта укучылар чыгышлары белән хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен белдерделәр. Шулай ук үзләре тимурчылык итүче әби-бабайларны да онытмадылар. Аларның хәлләрен белделәр һәм эшләрендә ярдәм иттеләр.
“Балачак көне”
18 апрель көнне “Балачак көне булып узды”. Чаралар 1-4 сыйныф укучылар өчен оештырылган иде. Алар бу көнне бию конкурсында катнашып үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Шулай ук коллектив рәвештә “Минем поселогым” темасына багышланган аппликация конкурсында үзләре иҗат иткән эшләрне күрсәттеләр. Ә 8 сыйныф укучылары “БУМ” балалар оешмасы белән очраштылар.
“Җир көне”
Яз – табигатьнең яңа сулыш алу һәм яшеллекә төренә башлау вакыты. Ләкин бу матурлыкны кар астыннан чыккан чүп һәм пычрак боза. 1-11 сыйныф укучылары беренчеләрдән булып әйләнә – тирәне чистартуга үз өлешләрен керттеләр. Алар 19 апрель көнне “Планетаны чүптән чистартыйк” акциясе кысаларында үзләренә билгеләнгән урамнарны чистарттылар һәм башкаларны да өмәгә чакырдылар. Шулай ук сыйныфларда экология темасына багышланган тәрбия сәгатьләре үткәрелде.
“Изгелек маршы”
«Изгелек маршы» көне 20 апрельдә үткәрелде. Бу көнне гимназия укучылары кешеләрне яхшы, изге эшләргә өндәү һәм тарту максатыннан акция уздырдылар. Акция вакытында 6а, 6б, 7а, 8а, 10б сыйныф укучылары листовкалар һәм открыткалар тараттылар. Бу көнне күпләр әйләнә-тирәдәгеләргә изгелек эшләргә ашыккандыр дип ышанасы килә.
Хәйрия ярминкәсе
21 апрель көнне 1-11 сыйныфлар катнашында гимназиядә хәйрия ярминкәсе булып узды. Укучылар үзләрен сатучы һәм сатып алучы ролендә сынап карадылар. Әти-әниләрнең дә катнашуы чарага ямь өстәде.Товарлар бик тиз сатылып бетте һәм барда күтәренке рух белән өйләргә таралышты.
К списку новостей














