МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
Новости
Тукай эзләре буйлап
Опубликовано: 20.04.2016Казанның Кабан артындагы тарихи-мәдәни тыюлык биләмәсендә XIX йөзнең кабатланмас гүзәл архитектура истәлеге булган бер йорт бар. Халыкта аны “Шамил йорты” дип йөртәләр.Биредә 1986 нчы елдан бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 100 еллыгы уңаеннан ачылган әдәби музей эшли. 19 нчы апрель көнне Балтач гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән төрле бәйге, олимпиадаларда катнашкан, җиңгән укучылары әлеге музейда булды. Монда алар Тукай турында бик күп яңа мәгълүмат алды. Иң истә калганы, мөгаен, шагыйрьдән сакланып калган уникаль экспонатлар: юл кәрзине, карандашлар савыты, җиң каптырмалары, керәч тартмачык, түбәтәй булгандыр. Укучылар Иске татар бистәсенә дә сәяхәт кылды. Апанаев йорты, шагыйрь яшәгән “Болгар” кунакханәсе, Мәрҗәни мәчете, остаханәләр белән танышу Тукай яшәгән чорны күзалларга ярдәм итте. Бу сәяхәттән алган белемнәре аларга киләчәктә зур ярдәм булсын иде.
К списку новостей














