МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru, baltasigim@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 592 обучающихся/ 592 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе» - новости
Страницы: << 671 672 673 674 675 ( 676 ) 677 678 679 680 >>
-
Конкурс строя и песни 05.03.2012

В гимназии прошел конкурс строя и песни для учеников 6-11 классов.Хочется отметить, что отрядами командовали даже девочки, которые ничуть не уступали по своим командирским качествам парням, а шестиклассники вышагивали не хуже настоящих юнармейцев. Были оценены умения и навыки строевой подготовки и исполнение патриотической песни. Поздравляем учеников 6а, 11а класса, занявших 1 место! А так же учеников 6б и 11б классов, поделивших 2 место и учеников 8б, 10а класса, заслуживших 3 место!!!
-
“Патриот җырлар” фестивале 04.03.2012

Хәрби тәрбия айлыгы барышында 2-5 сыйныф укучылары арасында “Патриот җырлар” фестивале булып узды. Укучылар үзләренең чыгышлары белән Ватанны, туган якны яратуларын һәм туган җирне саклаучыларга булган хөрмәтләрен белдерделәр. Чыгыш ясаучыларның башкару осталыгын һәм җырның фестиваль темасына туры килүен исәпкә алы җюри түбәндәгечә бәя бирде: 1 урын – 3а, 4б сыйныфлары; 2 урын – 4а сыйныфы, 3 урын – 3б сыйныфы.
-
Республика һәм фән олимпиадалары җиңүчеләре 02.03.2012

Январь - февраль айларында фән олимпиадаларының республика этабы үткәрелде. Балтач гимназиясе укучылары үткән ел бу бәйгедә 5 призлы урын яулаган иделәр. Быел да алар сынатмады - янә 5 урын безнеке.
-
Конкурс юных чтецов «Живая классика» 02.03.2012

-
“Ягез әле, малайлар!” 01.03.2012

Февраль ае гимназиядә хәрби тәрбия айлыгы дип игълан ителгән иде. Бу айлык кысалаларында төрле чаралар, ярышлар үткәреледе. 5-7 сыйныф укучылары “Ягез әле, малалайлар!” конкурсында үз көчләрен сынадылар.
-
Фәнни-гамәли конференция 27.02.2012

27 февраль көнне гимназиядә укучыларның “Эврика” фәнни берләшмәсенең йомгаклау конференциясе булды. Укучылар “башлангыч сыйныф”, - “гуманитар фәннәр”, табигать фәннәре, “төгәл фәннәр һәм информатика” секцияләрендә үзләренең фәнни эшләрен тәкъдим иттеләр. Комиссия 20 гә якын доклад тыңлады.
-
Яшүсмерләр арасында хәрби хәзерлек ярышлары 24.02.2012

24 февраль көнне Казанда яшүсмерләр арасында хәрби хәзерлек ярышлары булып үтте. Балтач районы өчен гимназиядән 9 егет, тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Мөхәрләмов Ренат Камилович җитәкчелегендә, катнашты. Күп төрле ярышларда уңышлы чыгыш ясап безнең егетләр Республика чемпионнары булдылар.
-
Сәламәтләндерү каникуллары ... 23.02.2012

19 -23 февраль көннәрендә Балтач гимназиясендә “сәламәтләндерү” яки “чаңгы каникуллары” үтте.
Ни өчен “сәламәтләндерү” - февраль ахыры кеше организмы өчен иң авыр чор – витаминнар җитми, физик, психологик ару, кыш һ.б. Шушы чорда, укуларны онытып, ял итү организм өчен бик кирәкле мәслихәт.
-
Балтач гимназиясе кубогына хоккей турниры 23.02.2012

23 февраль көнне Балтач гимназиясенең хоккей мәйданчыгында укучылар, укытучылар, әтиләр һәм гимназияне тәмамлаган егетләр командалары арасында хоккей турниры булды.
Турнир 2003 елдан бирле һәр елны уздырылып килә. Беренче турнирда 3 команда (укучылар, әтиләр, гимназияне тәмамлаучылар) катнашкан булса, быелгы 10 нчы турнирда 5 команда ярышты.
-
“Созвездие-Йолдызлык-2012” 22.02.2012

20-22 нче февраль көннәрендә район мәктәпләре арасында “Созвездие-Йолдызлык-2012” конкурсы булып узды. 22 нче февраль көнне район мәдәният йортында гимназиябезнең яшь талантлары үзләренең җырга, биюгә булган сәләтләрен күрсәттеләр. Жюри һәм тамашачылар укучыларның чыгышларына югары бәя бирделәр.














