МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru, baltasigim@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 592 обучающихся/ 592 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе» - новости
Страницы: << 561 562 563 564 565 566 ( 567 ) 568 569 570 >>
-
Шәрифуллин Ф.Г. белән очрашу 08.12.2016

8 нче декабрь көнне МБГБУ "Балтач гимназиясе"ндә коррупция көненә багышланган чара булып узды. 7 нче А сыйныфы укучылары белән очрашуга Балтач районы прокуратурасының вакытлыча прокурор вазифасын башкаручы Шәрифуллин Фәрит Гөмәр улы килде. Әңгәмә барышында коррупциянең төрле өлкәләрдә чагылышы ачыкланды.
-
Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс 08.12.2016

8нче декабрь көнне 8нче б сыйныфы кызларына Әхмәтханова Дамира апа камыр ризыклары әзерләү буенча осталык дәресе тәкъдим итте. Пешекче һөнәрендә ике дистә елдан артык эшләүче Дамира апа гөбәдия һәм башка камыр ризыклары пешерү осталыгы белән уртаклашты. Үзләренең дә өлеше кергән гөбәдия белән чәй эчү укучыларның күңеленә бик хуш килде. Үз эшенең чын остасы булган һөнәр иясенең киңәшләре кызларга киләчәк тормышларында ярдәм итәр.
-
Туризм ярышы 08.12.2016

8нче декабрь Субаш мәктәбендә үткән туризм ярышында Гыйләҗетдинова Элина 3нче урын, Закиров Азамат 2нче урын, Гыйләҗетдинова Эльвина 1нче урынны алуга ирештеләр. Котлыйбыз һәм Республикада зур унышлар телибез!
-
Рәсәйкүләм ИНФОРМАТИКА олимпиадасының муниципаль этабы 07.12.2016

8 нче А сыйныфы укучысы Закиров Азат Рәсәйкүләм информатика олимпиадасының муниципаль этабында призер статусына ия булды. Котлыйбыз!!! Афәрин!!!
-
“Юные пожарные” отрядының әгъзалары 07.12.2016

“Юные пожарные” отрядының әгъзалары пожарниклар костюмын вакытка кию буенча тренировка дәресләре үткәрделәр.
-
Рәсәйкүләм БИОЛОГИЯ олимпиадасының муниципаль этабы 06.12.2016

11 нче А сыйныфы укучысы Вәлишина Чулпан Рәсәйкүләм биология олимпиадасының муниципаль этабында җиңүче, 7 нче А сыйныфы укучысы Гәлләметдинов Азамат һәм 9 нчы А сыйныфы укучысы Җәләлов Илдар призер статусына ия булдылар. Котлыйбыз!!! Афәрин!!!
-
Рәсәйкүләм ФИЗИКА олимпиадасының муниципаль этабы 06.12.2016

9 нчы А сыйныфы укучысы Җәләлов Илдар һәм 10 нчы А сыйныфы укучысы Леонтьев Андрей Рәсәйкүләм физика олимпиадасының муниципаль этабында призер статусына ия булдылар. Котлыйбыз!!! Афәрин!!!
-
“Артек” лагеры 06.12.2016

МБГБУ «Балтач гимназиясе»нең 7 нче сыйныф укучылары “Артек” лагерында ял итеп кайттылар. Алар узләренең хис-кичерешләрен сыйныфташлары белән уртаклаштылар.
-
Рәсәйкүләм РУС теле олимпиадасының муниципаль этабы 05.12.2016

4 нче Б сыйныфы укучысы Хәмитова Зилә Рәсәйкүләм рус теле олимпиадасының муниципаль этабында җиңүче, 4 нче А сыйныфы укучысы Закиров Данил призер статусына ия булды. Котлыйбыз!!! Афәрин!!!
-
Кино елы 05.12.2016

Кино елын йомгаклау максатыннан, Балтач районы кино үзәге башлангыч сыйныф укучыларын кунакка чакырды. Балалар «Кино һәм кино - җиһазлар» республика күчмә музеен карадылар. Соңыннан балалар “Мирас угы” мультфильмын карадылар.














