МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе» - новости
Страницы: << 341 ( 342 ) 343 344 345 346 347 348 349 350 >>
-
Последний звонок-2022/Соңгы кыңгырау-2022 24.05.2022

24 мая в Балтасинской гимназии и во всех школах района прозвучал последний звонок для выпускников школы.
24нче май көнне Балтач гимназиясендә һәм районның барлык мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады.
Подробнее/Тулырак https://vk.com/album-156867194_282745665
-
Балтач гимназиясендә дә бүген «Соңгы кыңгырау» чыңлады 24.05.2022

Балтач гимназиясендә узган «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә чыгарылыш сыйныф укучылары гына түгел, әти-әниләр, укытучылар, директор һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе дә вальс әйләнде. Бәйрәм үзенчәлекле, ямьле булды. Гимназиядә быел 9нчы сыйныфны 46, 11нче сыйныфны 20 укучы тәмамлый. Унберләрнең сыйныф җитәкчеләре - Нурия Сәйфетдинова, 9нчы А сыйныфы җитәкчесе - Венера Мостафина, 9нчы Б сыйныфы җитәкчесе Елена Панкова, 9нчы В сыйныфы җитәкчесе - Диләрә Гыйниятуллина.
Гимназия директоры Айгиз Миңнемуллин «Карлыгачлар» га ак юл теләде, «Дәүләт имтиханнарын яхшы билгеләргә тәмамлап, олы йөрәкле, зур кешеләр булыгыз, районыбыз данына әверелегез», диде ул. Тантанага район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Мөхәрләмов белән бергә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан Җәмил Мотыйгуллин да килгән, ул исә Балтач районына, аның кешеләренә карата булган җылы фикерләрен белдерде, укучыларга уңышлар теләде. Унберенче сыйныф укучыларының күкрәкләрендә кызыл, ә тугызынчы сыйныф укучыларында зәңгәр тасмалар. Алар бәйрәмнең төп геройлары, нурлы карашлары, ягымлы йөзләре белән аерылып торалар. Укытучыларның, килгән кунакларның, әти-әниләрнең һәр әйткән изге теләге чыгарылыш укучыларының эчкерсез, самими күңелләренә бәхет кошы булып ояласын. Башлангычлар үзләренә кыңгырау белән бәхет ачкычлары да тапшырды. Матур шигырьләр дә бүләк иттеләр әле, «Унберне тәмамлап була, берне тәмамлап кара», дип сөйләп көлдерде берсе. Чыгарылышларның беренче укытучылары Ильмира Кузьмина белән Рамилә Камалова, «Юлыгыз якты булсын, хәерле юл, хәерле сәгатьтә», дип, серле конверт тапшырдылар һәм мәгариф ветераны Ильмира Кузьмина үзе укыткан һәм хәзерге вакытта төрле уку йортларында белем алучы укучылары белән җыр әзерләгән иде, моңлы җыр астында биергә укучылар укытучыларын, әти-әниләрен, кунакларны дәште. Әйткәнемчә, директор да, мәгариф җитәкчесе дә биеде биредә. Унберләр бер тапкыр саубуллашу вальсы биегәннәр иде инде, монысы икенчесе булды, икесе дә искиткеч килеп чыкты. Динә Зарипова белән Энҗе Закирҗанованың гитарада уйнап, сыйныф белән җырлаулары да бик ошады. «Бар да әйбәт булачак» дигәндәй, бәйрәм матур мизгел белән тәмамланды. Гимназиянең оста чаңгычысы Алия Исрафилова Рәсәй спорт мастерлыгына кандидат булды. Районда чаңгы спортын саклап яшәүче, аны үстерүгә, балаларның чаңгы спортына булган мәхәббәтләрен югалтмауга үзен фидакарьләрчә багышлаган гимназия укытучысы Рәлиф Әскаровның укучысы ул. «Соңгы кыңгырау» чыңлады, үзе артыннан чыгарылыш сыйныф укучыларын әйдәде, әйтерсең лә, алар олы юлга кузгалды. Тормыш кыңгыраулары күп чыңлар әле, әмма шушы гимназиядә чыңлаган кыңгырау тавышлары һәм шушы тантанада әйтелгән теләкләр гомер сукмакларында юлдашчыга әйләнеп, һәрбер кылган гамәлегезне бизәсен, бәхеткә, бәрәкәткә, сәламәтлеккә әверелсен! Уңышлар сезгә, «Карлыгачлар»! Имтиханнарны бишкә генә бирегез дә, теләгән уку йортларына укырга керегез! Әти-әниләрегезне кадерләгез, укытучыларыгызны онытмагыз, сезгә хәер-фатихасын биргән гимназиягә эзне суытмагыз! Ак бәхетләр сезгә!Тулырак:
-
Последний звонок/Соңгы кыңгырау 24.05.2022

24 мая для выпускников гимназии прозвенел Последний звонок. Это был волнующий, радостный и одновременно грустный праздник, ведь осталась позади школьная жизнь, наполненная важными событиями, ценными открытиями и весёлыми моментами. С этим знаменательным событием поспешили поздравить ребят их родители, гости мероприятия, ребята начальных классов и, конечно, их любимые классные руководители, которые за столько лет, проведённых в школе, уже стали родными.
24нче май көнне гимназия чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Соңгы кыңгырау чыңлады. Дулкынландыргыч, шатлыклы һәм бер үк вакытта моңсу бәйрәм, чөнки мөһим вакыйгалар, кыйммәтле ачышлар һәм күңелле мизгелләргә бай мәктәп тормышы артта калды. Бу истәлекле вакыйга белән балаларны, аларның әти-әниләре, чара кунаклары, башлангыч сыйныф укучылары һәм, әлбәттә инде, аларның яраткан сыйныф җитәкчеләре котларга ашыктылар.
-
Отряд «Волонтёры Победы». «Рекорд Победы»/«Җиңү Волонтерлары» отряды. «Җиңү Рекорды» 23.05.2022

Отряд «Волонтёры Победы».
«Рекорд Победы».
Регистрационный номер 2.«Җиңү Волонтерлары» отряды.
«Җиңү Рекорды».
Теркәлү номеры 2.Подробнее/Тулырак-https://vk.com/wall-156867194_978
-
Отряд «Волонтеры Победы». «Синий платочек»./«Җиңү Волонтерлары» отряды. «Зәңгәр яулык» 23.05.2022

Отряд «Волонтеры Победы».
«Синий платочек». Слова военных песен точно отражали события тех лет, грели душу и поддерживали в самые тяжелые моменты.
Регистрационный номер 2.«Җиңү Волонтерлары» отряды.
«Зәңгәр яулык». Хәрби җырларның сүзләре ул еллардагы вакыйгаларны төгәл чагылдыра, күңел җылына һәм иң авыр вакытларда ярдәм итә.
Теркәлү номеры 2.Подробнее/Тулырак-https://vk.com/wall-156867194_979
-
Отряд «Волонтеры Победы». «Шаги Победы»/«Җиңү Волонтерлары» отряды. «Җиңү адымнары» 23.05.2022

Отряд «Волонтеры Победы».
Участники конкурса «Шаги Победы».
Регистрационный номер 2.«Җиңү Волонтерлары» отряды.
«Җиңү адымнары» бәйгесендә катнашучылар.
Теркәлү номеры 2.Подробнее/Тулырак-https://vk.com/wall-156867194_980
-
Итоги конкурса чтецов/Шигырь укучылар бәйгесе нәтиҗәләре 21.05.2022

В мае был проведен конкурс чтецов среди учащихся начальных классов.
Победители конкурса чтецов:
- Гарапшина Альмира (3 и)
- Каримова Чулпан (1 а)
- Шафигуллина Гульюзем (2 а)
- Саубанова Амина (3 б)
- Галимуллина Мадина (2 а)
Поздравляем! Молодцы!Май аенда башлангыч сыйныф укучылары арасында шигырь укучылар бәйгесе үткәрелде.
Шигырь укучылар бәйгесе җиңүчеләре:
- Гарапшина Альмира (3 и)
- Кәримова Чулпан (1 а)
- Шәфигуллина Гөлйөзем (2 а)
- Саубанова Әминә (3 б)
- Галимуллина Мәдинә (2 а)
Котлыйбыз! Афәрин! -
Отчетный концерт Балтасинской гимназии/Балтач гимназиясенең отчет концерты 20.05.2022

19 мая в РДК состоялся отчетный концерт Балтасинской гимназии.
19нчы май көнне район мәдәният йортында Балтач гимназиясенең отчет концерты үтте.
https://vk.com/wall-65275507_100773
https://vk.com/wall-65275507_100774
-
Отчетный концерт Балтасинской гимназии/Балтач гимназиясенең отчет концерты 19.05.2022

Отчетный концерт Балтасинской гимназии.
Дата проведения: 19.05.2022 г.
Время проведения: 19:00 ч.
Место проведения: РДК
Цена билета: 150 рублей
Телефоны для справок: 2-47-90, 2-59-58.
Добро пожаловать!Балтач гимназиясенең отчет концерты.
Үткәрү көне: 19.05.2022нче ел.
Үткәрү вакыты: 19:00 сәг.
Үткәрү урыны: Район мәдәният йорты
Билет бәясе: 150 сум
Белешмәләр өчен телефоннар: 2-47-90, 2-59-58.
Рәхим итегез! -
100 лет Пионерии/Пионериягә 100 ел 19.05.2022

19 мая 2022 года - 100 лет Пионерии.
2022 елның 19нчы мае - Пионериягә 100 ел.
Подробнее/Тулырак - https://vk.com/wall-156867194_975














