МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе» - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 268 ( 269 ) 270 >>
-
«Балалар илне сурәтли» рәсем бәйгесе 31.05.2023

Балаларны яклау көне алдыннан республика күләмендә «Балалар илне сурәтли» рәсем бәйгесе уза. Әлеге бәйге ел саен «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан шул ук исемдәге партия проекты кысаларында үткәрелә. Узган ел «Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы» номинациясендә Балтач гимназиясенең 2нче А сыйныфы укучысы Хөснетдинова Алия республика этабында беренче урынны яулады. Котлыйбыз! Афәрин!
-
ФОТОАРХИВ «Мой любимый учитель». Год педагога и наставника 2023/ФОТОАРХИВ «Минем яраткан укытучым». Укытучылар һәм остазлар елы 2023. 31.05.2023

ФОТОАРХИВ «МОЙ ЛЮБИМЫЙ УЧИТЕЛЬ».
Год педагога и наставника 2023.ФОТОАРХИВ «МИНЕМ ЯРАТКАН УКЫТУЧЫМ»
Укытучылар һәм остазлар елы 2023.Подробнее на виртуальной доске Padlet/Тулырак Padlet виртуаль тактасында
#ГодПедагогаНаставника
#ГодПедагога2023
#ГодНаставника2023
#БалтасинскаяГимназия -
«Мәктәп бизнес-старт» эшлекле уены 30.05.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә 5-7нче сыйныф балаларында, шул исәптән Татарстан Республикасының авыл мәктәпләрендә һәм кече шәһәрләрендә укучыларда эшкуарлык күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән чаралар планын гамәлгә ашыру кысаларында «Мәктәп бизнес-старт» эшлекле уены үткәрелә. Уенның максаты балалар һәм яшүсмерләрдә кечкенәдән үк эшкуарлык күнекмәләрен һәм проект компетенцияләрен үстерү.
Балтач гимназиясе командасы ел дәвамында әлеге проектта катнашып зур нәтиҗәләргә иреште. Укучылар «Безнең киләчәк» дип аталган фирма астында телефон аслыклары ясап саттылар. Декабрь аенда Казан шәһәрендә узган хәйрия ярминкәсендә катнашып, үзләренең ярдәмнәрен тәкъдим иттеләр. Финанс грамоталыгына өйрәнеп, товарларын социаль челтәрләр аша рекламалап сатуга ирештеләр. Республика күләмендә проектта катнашкан 12 мең кеше арасыннан 120 кеше, ягъни 12 команда финалга кадәр барып җитте. Алар рәтендә, шәһәр командалары белән беррәттән, Балтач гимназиясе командасы да бар.
Гимназиялеләр, Казан шәһәрендә эшлекле уенның финалында катнашып бизнес-проектларын якладылар һәм бүләкләнеп кайттылар. Котлыйбыз! -
Соревнования по каратэ/Каратэ буенча ярышлар 30.05.2023

27-28 мая в г.Казань прошел международный турнир «Кубок Канчо Тэдзуки».
II место - Сафин Ильдан (4б)
II место - Камилова Зиля (5а)
Поздравляем! Молодцы!27нче - 28нче май көннәрендә Казан шәһәрендә Халыкара «Канчо Тэдзука кубогы» турниры узды.
II урын - Сафин Илдан (4б)
II урын - Камилова Зилә (5а)
Котлыйбыз! Афәрин! -
«Сәйяр» театр фестиваль бәйгесендә Балтач гимназиясе театр коллективы җиңүче булды 29.05.2023

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы «Сәхнә», «Салават күпере» журналлары, «Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры» белән берлектә республикакүләм «Сәйяр» театр фестиваль бәйгесенә старт бирде. Ул мәктәп, район, зона һәм республика турларын үз эченә алып, 2023нче елныӊ апреленнән октябрь аена кадәр дәвам итә. Шушы көннәрдә фестивальнен муниципаль этабына нәтиҗә ясалды.
Фестиваль балаларда рухи мәдәният һәм татар халкының милли мирасына сак караш тәрбияләү максатыннан үткәрелә. Яшь буынның татар язучылары һәм драматурглары иҗатын өйрәнүгә мотивациясен арттыру, театр сәнгатенә укучыларның игътибарын җәлеп итү, балалар һәм яшьләргә сәнгать-эстетик һәм әхлакый тәрбия бирү, иҗади сәләтле укучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү-фестивальнеӊ төп бурычлары.
«Сәйяр» театр фестиваль бәйгесендә Балтач гимназиясе театр коллективы беренче урынны яулады. Җитәкчеләре: С.А.Егорова, А.И.Хәкимҗанова.
Котлыйбыз! Афәрин! -
Балтач гимназиясенең 8нче сыйныф укучылары ГТО гадәти булмаган комплексының нормаларын тапшырды 29.05.2023

Үзәк китапханә хезмәткәрләре Балтач гимназиясенең 8нче сыйныф укучыларына ГТО гадәти булмаган комплексының нормаларын тапшырырга тәкъдим иттеләр.
Уңышлы нәтиҗәләргә ирешү өчен сынауда катнашучыларга мускулларны түгел, ә хәтерне җигеп белемнәрен күрсәтергә туры килде. «Әдәби ГТО» квесты күп төрле биремнәрне үз эченә алды: «Әдәби спринт», «Китап биатлоны», «Әдәби дуэль», «Китап кальмары», «BOOK Кросс», «Әдәби ориентирлашу». Һәр команда үз маршрут кәгазе буенча хәрәкәт итеп нормативларны вакытка тапшырды. Һәр команда искиткеч нәтиҗәләр күрсәтте, катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез! -
«Костёр Дружбы»/«Дуслык учагы» 27.05.2023

В городе Малмыж Кировской области прошел традиционный 56-ой Межрегиональный фестиваль детских организаций «Костёр Дружбы».
Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә балалар оешмаларының традицион 56нчы төбәкара «Дуслык учагы» фестивале узды.
-
Татар, удмурт, мари теленнән имтихан 26.05.2023

Бүген Балтач гимназиясендә 9нчы сыйныфлар татар, удмурт, мари теленнән имтихан бирәләр. Унышлар сезгә, укучылар!
-
Рәхмәт сезгә булганыгыз өчен, кадерле волонтерларыбыз! 25.05.2023

Проектның башлангыч этабы узуга бер атнага якын вакыт үтсә дә, бүгенге көндә дә без шул көндәге эмоцияләр белән яшибез... Зур эш башкардык, уртак эш башкардык! Бу бер генә кешенең дә, ун гына кешенең дә хезмәте түгел! Монда зур тулы бер команда эшләде!
Шул команданың бер өлешен волонтерлар тәшкил итә. Алар белән беренче тапкыр гына эшләвебез түгел, даими рәвештә без аларга мөрәҗәгать итәбез. Чөнки алар эш тәртибен белә, сыналган, җаваплылыкны 100 % үз җилкәләренә ала. Нәкъ тә менә хезмәткәрләр кебек үк кушылган эшне тиешенчә башкарып чыгарга сәләтле. Күпчелек очракта волонтерлар хезмәте күләгәдә кала, күренми. Әмма алар кайвакыт бездән дә күбрәк эш башкара.
16нчы май көнне узган чарага кире кайтыйк. Әлеге бәйрәмдә волонтерларыбыз булмаса, ул бу югарылыкта узмаган да булыр иде! Без аларның нинди зур эш башкаруын бүгенге көндә анализлап бетерә алмыйбыз. Станцияләр өчен кирәк булган әйберләрне әзерләп кую дисеңме, фото-видео хезмәте күрсәтү дисеңме, оештыру моментларында катнашу дисеңме - болар барысы да волонтерларның зур хезмәте! Без алга таба да сезнең белән хезмәттәшлекне югалтмабыз дип өметләнәбез! Рәхмәт сезгә булганыгыз өчен, кадерле волонтерларыбыз! -
Отдых на природе. 2 И класс/Табигатьтә ял итү. 2нче И сыйныфы 25.05.2023

Ребята 2 И класса вместе с учителями и родителями отдохнули на природе. Всем очень понравилось. Дети играли и шутили. Мамы организовали вкусный стол. Папы были отличными поварами. Разошлись все с хорошим настроением.
2нче И сыйныфы укучылары укытучылары һәм әти-әниләре белән бергә табигатьтә ял иттеләр. Барысына да бик ошады. Балалар уйнадылар һәм шаярдылар. Әниләр тәмле өстәл оештырдылар. Әтиләр бик яхшы пешерүчеләр иде. Барысы да яхшы кәеф белән таралыштылар.














