МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе» - новости
Страницы: << 191 192 193 ( 194 ) 195 196 197 198 199 200 >>
-
Традиционная линейка/Традицион линейка 26.02.2024

Традиционная линейка. 1-11 классы.
Традицион линейка. 1-11нче сыйныфлар.
-
Укытучылар, укучылар, әтиләр арасында ел саен традиция нигезендә хоккей ярышлары уза 26.02.2024

23нче февраль көнне Балтач гимназиясендә укучылар, укытучылар, әтиләр арасында ел саен традиция нигезендә хоккей ярышлары уза. 2004нче елдан бирле узучы ярышларны гимназиялеләр өченче ел рәттән мәрхүм капкачы, информатика укытучысы Марат Мөкминов истәлегенә уздырып мөгаллим хакында истәлекләрне яңарталар. Быелгы ярышларда беренче урынны гимназиянең «Әтиләр» командасы, икенче урынны «Укытучылар һәм укучылар», өченче, дүртенче урыннарны гимназияне тәмамлап чыккан чыгарылыш укучыларының ике командасы яулады. Истәлекле ярыш дәвамлы булсын!
-
«Разговоры о важном»/«Мөһим әйберләр турында сөйләшү» 26.02.2024

26 февраля в рамках проекта «Разговоры о важном» состоялось внеурочное занятие на тему «Всемирный фестиваль молодёжи».
26нчы февральдә «Мөһим әйберләр турында сөйләшү» проекты кысаларында «Бөтендөнья яшьләр фестивале» темасына дәрестән тыш дәрес узды.
-
«Разговоры о важном» 26.02.2024

26 февраля в рамках проекта «Разговоры о важном» состоялось внеурочное занятие на тему «Всемирный фестиваль молодёжи». В в ходе мероприятия обучающиеся 1-11 классах познакомились с предстоящим Всемирным фестивалем молодёжи, его значением, как возможности установления диалога между молодыми людьми разных стран для созидания мирного будущего, взаимного обогащения культурами и традициями разных народов Мероприятие направлено на воспитание гражданственности и патриотизма, гордости за страну, взаимоуважения, коллективизма.
-
Очередная победа/Чираттагы җиңү 26.02.2024

Петров Нияз, ученик 9 А класса, стал призером республиканского этапа предметной олимпиады по технологии по профилю «Информационная безопасность». Поздравляем Нияза и его руководителя Набиева Р.Р. с большой победой. Желаем дальнейших успехов в учебе и работе.
9нчы А сыйныфы укучысы Петров Нияз «Мәгълүмати куркынычсызлык» профиле буенча технология фәненнән предмет олимпиадасының республика этабында призер булды. Ниязны һәм аның җитәкчесе Р.Р.Нәбиевны зур җиңүләре белән котлыйбыз. Алга таба да укуларында һәм эшләрендә зур уңышлар телибез.
-
Очередная победа/Чираттагы җиңү 26.02.2024

Гарипова Рамиля, ученица 9 А класса, стала призером республиканского этапа предметной олимпиады по технологии. Поздравляем Рамилю и её руководителя Хазееву Ф.Р. с большой победой. Желаем дальнейших успехов в учебе и работе.
9нчы Б сыйныфы укучысы Гарипова Рамилә технология фәне буенча предмет олимпиадасының республика этабында призер булды. Рамиләне һәм аның җитәкчесе Ф.Р.Хаҗиеваны зур җиңүләре белән котлыйбыз. Алга таба да укуларында һәм эшләрендә зур уңышлар телибез.
-
Әдәби бал 26.02.2024

Бал, бал, бал... Бал турында без тарихи романнардан, чит ил язучыларының әкиятләреннән укып беләбез, Александр Пушкин, Лев Толстой, Шарль Перро әсәрләрен укып, зиннәтле патша сарайларында узган баллар белән танышабыз. Әсәрләрдә күренгәнчә, илдә сугыш барганда да баллар үткән.
Көзге бал, бал - маскарад дигән сүзләр әле дә безнең сөйләм телендә кулланыла, ләкин алар башка, ә чын бал башка. Гашыйклар көне уңаеннан ел да Балтач гимназиясендә бал үтә, ул ихлас сөю чаткыларына җан өрүгә корылган, егет белән кыз арасындагы матур мөнәсәбәтләргә нигезләнгән, әдәплелек-әхлаклылыкны чагылдырган әдәби бал - революциягә кадәрге чордагы югары катлам вәкилләренең катгый этикетын тасвирлаган күркәм ял чарасы, анда егет белән кыз итагатьле итеп кенә аралаша, бер-береңне кимсетү турында сүз дә була алмый, балның әхлаклылыкка корылган үз тәртипләре бар, мәсәлән, веерлар, ягъни җилпәзә, җилләткечләрне генә алыйк, 19нчы гасырның хатын-кызлары кавалерларга карата булган хис-кичерешләрен веерлар ярдәмендә җиткергәннәр, мәсәлән, җилпәзәне уртача гына җәеп җилпеп тору - мин сезне яратам дигән сүз икән, киңрәк итеп җилпү - китегез, сау булыгыз, сез минем кеше түгел, янәсе, җыеп беләккә элеп кую - миңа яза аласыз, дигәнне белгертә, җыелган килеш беләккә кую - әйе, яки ризалашу билгесе, җилпәзә белән йөзне бераз гына каплау - мин ялгыз дигән сүз. Боларны мин шәхсән нәкъ менә Балтач гимназиясендә үткән балдан белеп кайттым. Инде берничә ел рәттән әлеге балны үтәрүче рус теле һәм әдәбияты укытучылары Венера Мостафина белән Елена Юрьевна балга хәзерлекне әдәби чыганакларга бәйләп оештыралар.
- Әдәби бал - ул чын бәйрәм, - диләр алар беравыздан. - Елмаерга, гашыйк булырга, матурлыкка, камиллеккә этәрә торган бәйрәм. Әдәби бал Балтач гимназиясендә күптәннән яши. Әлеге күркәм укытучы-остазларга кадәр аны рус теле әдәбияты һәм укытучысы Рәйсә Илгиз кызы Шакирҗанова оештырган һәм ул хәзер дә менә гимназиянең ел да кабатлана торган зәвыкле гореф - гадәте булып тора. Һәм менә җиденче мәртәбә бәйрәм рухы янәдән кабатлана, сөю хисләре кабына, дамалар һәм кавалерлар уртада очынып бии, шәмнәр балкый, җилпәзәләр хәрәкәттә, кисәк кенә ташланган карашлар - боларның барысы да бер мизгелгә генә булса да унтугызынчы гасырга дәшә. Укучылар әлеге кичәне түземсезлек белән көтеп ала икән. Шулай булмый ни, мондый бал күлмәкләрен тагын кая киясең дә, мондый итагатьле егетләрне тагын кайда күрәсең әле?! Безнең җәмгыять хәзер башка, назлы карашларны ят итә, итагатьлелеккә көлеп карый торган заманада яшибез хәзер, сөйләм телендә күбрәк сүгенү сүзләре, гайбәт, нәфрәт. 9-11нче сыйныф егетләре-кызлары балга әзерлекне берничә ай алдан башлый, күлмәкләр барлый, чәчләрен ничек матурлау турында хыяллана, иң мөһиме, балның иң матур өлеше булган бию- вальс әйләнергә өйрәнә. Ничек болар бөтенесе дә вальс әйләнә белә дип таң калып утырасы юк икән, бактың исә әзерлек биредә уку елы башланганнан алып бара икән. Әдәби бал шулкадәр үзенә әсир итә, аның тәэсирләре әле берничә көнгә бара. Катнашучылар да, кунаклар да хис-кичерешләргә бирелеп, тәэсирләнеп йөри торган чара бу. Яшьлек, хыяллар, җиңел уйлар, сөйкемле карашлар, диңгезләргә генә сыешмас хис-тойгылар - бал әнә шундый хисләр калдырырга сәләтле чара ул. Алай гына да түгел, биредә яшәү өчен көч кенә алып, позитив энергиягә генә баеп калмыйсың, кешелеклелек сыйфатларының да башлангычын тоясың. Әлеге чара тәрбия юнәлешендә дә тирән мәгънәгә ия, яшь буынны ясалма матурлыктан илаһи матурлыкны аера белергә өйрәтә, төшендерә, кызларны хатын-кызларга гына хас зәвыкъка, назлылыкка өйрәтә, егетләрне итагатьлелеккә, үзләрен чын ирләр кебек тотарга, төз, чибәр булырга күндерә. Балтач гимназиясендә үтә торган бал бер елны да берсен-берсе кабатламый. Һәр елны үзенчәлекле итеп оештырыла: теманың да башкасы табыла, сценарие дә яңадан языла, яңа уеннар кертелә, бары тик вальс кына шул ук булып кала бирә. Быелгы балда да нинди генә биремнәр юк иде, берсеннән-берсе күңелле! Замана баласын тартып кара але син үткән чорның мәдәни гореф-гадәтләренә! Ә биредә укытучы-остазлар укучыларга карата яхшы мөнәсәбәттә булып, коллективның да, укучыларның да үзләренә карата хөрмәттә булулары бәрабәренә һәм дә самими тырышлыклары белән моңа ирешә алганнар. Укыту чараларыннан тыш та шушындый күркәм, тәрбия сәгатьләре үткәргән өчен аларга чиксез рәхмәт хисләре белдерәсе килә. -
«Зарница-2024»/«Аҗаган-2024» 24.02.2024

24 февраля прошла военно-патриотическая игра «Зарница-2024» для 2-11 классов.
24нче февраль көнне 2-11нче сыйныф укучылары өчен «Аҗаган-2024» хәрби-патриотик уены үткәрелде.
-
Соревнования по плаванию 24.02.2024

В г. Ижевск прошли Всероссийские соревнования по плаванию «Кубок Золотого Кольца».
Шаров Илья Вадимович (1б)
Многоборье 4
100 м - на спине 3
100 м - вольный стиль 4
50 м - на спине 4
Гарафиева Адиля Ильдусовна (2б)
Многоборье 1
50 м - на спине 1
50 м - баттерфляй 2
100 м - брасс 1
50 м - брасс 1
50 м - вольный стиль 2
200 м - комплексное плавание 1
Гарифуллин Инсаф Ильгамович (3а)
Многоборье 2
200 м - на спине 3
200 м - комплексное плавание 3
100 м - вольный стиль 4
100 м - на спине 4
50 м - баттерфляй 5
200 м - вольный стиль 5
Исрафилов Анвар Булатович (5и)
200 м - вольный стиль 6
100 м - брасс 8
Гарипов Ильназ Айдарович ( 5а)
100 м - на спине 4
100 м - вольный стиль 6
Зарипова Наргиза Фаннуровна (4и)
100 м - брасс 2
50 м - брасс 3
50 м - вольный стиль 5
Многоборье 4
Габдрахманова Мадина Эльфировна (4и)
Многоборье 3
200 м - на спине 1
50 м - баттерфляй 2
800 м - вольный стиль 3
200 м - комплексное плавание 3
200 м - вольный стиль 3
Хайрутдинова Иркя Ринатовна (7в)
50 м - на спине 4
100 м - на спине 5
50 м - вольный стиль 6
100 м - вольный стиль 8
Поздравляем! Молодцы! -
Соревнования по борьбе/Көрәш буенча ярышлар 24.02.2024

Прошло Первенство района по борьбе среди юношей 2007 года рождения и моложе памяти А. Р. Нотфуллина.
Призовые места:
80 кг
II место - Галимуллин Сулейман (9а)
Поздравляем! Молодец!2007нче елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында А.Р. Нотфуллин истәлегенә көрәш буенча район беренчелеге узды.
Призлы урын:
80 кг
II урын - Галимуллин Сөләймән (9а)
Котлыйбыз! Афәрин!














