МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе» - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 ( 187 ) 188 189 190 >>
-
ВПР-2024/БТЭ-2024 18.03.2024

Стартовало проведение мониторинга качества подготовки школьников в форме всероссийских проверочных работ (ВПР). ВПР в этом году проводится с марта по май. Всероссийские проверочные работы проводятся с целью мониторинга качества подготовки обучающихся общеобразовательных организаций.
-
Яшь йөзүче Назлыгөл Шәрипова 18.03.2024

Бу мәкаләмдә мин сезне бик күп медальләре белән шаккаттырган сыйныфташым Назлыгөл Шәрипова белән якыннан таныштырам. Ул болай, читтән караганда, гади генә балалар кебек "Балтач гимназиясе«нең 5 нче Б сыйныфында белем ала.
• Яраткан дәресе: рәсем сәнгате;
• Хыялы: йөзүчеләрнең остазы булу;
• Яраткан шөгыле: йөзү.
Менә шул яраткан шөгыле аны бик күп медальле иткән дә инде. Ничек дисезме? Әйе, миндә дә шул сорау иде. Әлеге һәм башка бик күп сорауларга җавап табарга теләп, мин Назлыгөлнең үзе белән сөйләштем.
- Назлыгөл, син ничә яшьтән йөзү белән шөгыльләнә башладың?
- Мин кечкенә чагымнан спорт тапшырулары карый идем. Алар миңа бик ошады, һәм 6 яшь тулгач, әнием йөзү белән шөгыльләнергә тәкъдим итте. Әлбәттә, мин риза булдым. Хәзер дә мин Балтач районында урнашкан «Дулкын» бассейнына йөрим.
- Тренировка алдыннан сез нишлисез, нинди күнегүләр ясыйсыз?
- Тәнебезне җылытыр өчен, башта төрле күнегүләр ясыйбыз. Аннан соң йөзү техникаларын кабатлыйбыз.
- Үзеңнең бер көнеңне сөйлә әле.
- Иртән 6да торам һәм мәктәпкә җыенам, аннан соң 7:15тә инде мәктәптә булам. 13:55тә дәресләр бетә, 14:30да өйдә булам. Шуннан соң әзрәк өй эшен эшлим. Сәгать 4тә тренировка башлана, ул кичке 7гә кадәр бара. 19:30да мин өйдә булам, сәгать 8дә кичке аш ашыйм, аннары калган өй эшен эшлим. Вакыт калса ял итәм. Аннан соң йокларга ятам.
- Ай-яй, көнең минутлап язылган диярсең! Ярышларда нинди авырлыклар бар, һәм син аларга ничек карыйсың?
- Әйе, йөзүдә дә авырлыклар бар. 1 секундның кечкенә генә бер өлеше аркасында 1 нче урынга кермичә калган очраклар да булырга мөмкин. Бу җиңелүләрем мине бик борчый, шуңа да карамастан, мин алга барам, яңа үрләргә ирешүемне дәвам итәм.
- Нинди бәйгеләрдә катнаштың? Алар кайсы шәһәрләрдә узды?
- Мин 5 ел буена, төрле бәйгеләрдә катнашып, 42 медаль алдым. Чаралар Кукмара, Мамадыш, Саба, Теләче, Чистай һәм Арча шәһәрләрендә үткәрелде.
- Шаккаткыч бу! Рәхмәтләреңне кемгә әйтер идең?
- Беренче чиратта әти-әниемә рәхмәт әйтәсем килә. Алар миңа һәрчак терәк, гел булышалар, төрле чараларга йөртәләр. Әлбәттә, үземнең остазым - Андрей Валентин улына рәхмәтлемен. Ул бик тырыш һәм үз эшен яхшы белүче кеше.
- Мәкаләне укучыларга нәрсә теләрсең?
- Мин сезгә беркайчан да бирешмәскә, үзегез сайлаган юлда гел алга барып, уңышларга ирешүгезне телим!
Язилә Гарифуллина
Балтач гимназиясенең 5нче Б сыйныфы укучысы -
18 марта - День воссоединения Крыма с Россией/18нче март - Кырымның Россия белән берләшү көне 18.03.2024

18 марта - День воссоединения Крыма с Россией.
18нче март - Кырымның Россия белән берләшү көне.
-
«Ышаныч телефоны» 18.03.2024

18-29нчы март көннәрендә наркотикларга каршы көрәш буенча Бөтенроссия акциясе кысаларында Балтачта «Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит» акциясе үткәрелә.
Аның максаты - әлеге афәткә кешеләрнең битараф булмауларына ирешү, наркотиклар кулланучылар, аны сатучылар турында үз вакытында хәбәр ителеп, тиешле чара күрүгә йөз тоту.
- Берәр мәгълүмат белгән очракта кизү тору бүлегенә 8(84368) 2-43-46, 020 телефон номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
- Шулай ук мәгълүматларны 8 (843)291-20-02 «Ышаныч телефоны» на хәбәр итәргә мөмкин.
- Республика наркология диспансерының ышаныч телефоны исә 8(843)272-33-13. -
Музей «Истории Сибирского тракта»/«Себер тракты тарихы» музее 16.03.2024

Ученики 3 В класса посетили музей «Истории Сибирского тракта».
3нче В сыйныфы укучылары «Себер тракты тарихы» музеенда булдылар.
-
Праздник «Масленица»/«Масленица» бәйрәме 16.03.2024

16 марта в парке Сабантуй прошёл праздник проводов зимы «Масленица». Активисты «Движения Первых» помогли в организации праздника.
16нчы мартта Сабантуй паркында «Масленица» кышны озату бәйрәме узды. «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары бәйрәмне оештыруда ярдәм иттеләр.
-
«Чана тау» 16.03.2024

4нче И сыйныфы укучылары һәм әти-әниләре Чана тауда ял итте.
-
Чемпионат и Первенство Балтасинского района по всестилевому каратэ 16.03.2024

В СК Карелино прошёл Чемпионат и Первенство Балтасинского района по всестилевому каратэ.
Призовые места:
Мальчики 8 лет:
I место - Акжолов Умар (2и)
II место - Шарипов Ринат (2а)
Мальчики 9 лет:
II место - Шамсутдинов Саид (3а)
Мальчики 10 лет:
I место - Яппаров Рамиль (3а)
Мальчики 11 лет:
I место - Сафин Ильдан (5б)
Юноши 13 лет:
III место - Файзутдинов Тимур (8б)
Девочки 9-11 лет:
II место - Галиева Разина (3а)
Девушки 12-13 лет:
III место - Камилова Зиля (6а)
Мальчики 7-8 лет (30 кг):
II место - Акжолов Умар (2и)
Мальчики 9 лет (до 36 кг):
III место - Шамсутдинов Саид (3а)
Мальчики 10-11 лет:
I место - Сафин Ильдан (5б)
Девушки (до 50 кг):
I место - Камилова Зиля (6а)
Поздравляем наших победителей и желаем им достичь новых вершин! -
Армреслинг 16.03.2024

С 11 по 16 марта в г.Орел прошло Первенство России по армреслингу.
Среди юношей 16-18 лет 80 кг:
III место - Гильмуллин Рияз (11б)
Поздравляем! Молодец!11-16нчы март көннәрендә Орел шәһәрендә кул көрәше буенча Россия беренчелеге узды.
16-18нче елгы егетләр арасында 80 кг:
III урын - Гыйльмуллин Рияз (11б)
Котлыйбыз! Афәрин! -
«Движение Первых»/«Беренчеләр хәрәкәте» 15.03.2024

Волонтеры гимназии, активисты первичного отделения «Движение Первых» сегодня оказали адресную помощь по уборке снега Джабаровой Венере Замировне (пенсионер, учитель ветеран).
Гимназия волонтерлары, «Беренчеләр хәрәкәте» нең беренчел бүлеге активистлары бүген Җаббарова Венера Замировнага (пенсионер, укытучы ветеран) кар чистарту буенча адреслы ярдәм күрсәттеләр.














