МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 159 ( 160 ) >>
-
Пришкольный лагерь «Крепыш»/«Крепыш» мәктәп яны лагере 10.06.2024

Пришкольный лагерь «Крепыш».
Начало новой недели с гимнов РФ и РТ.«Крепыш» мәктәп яны лагере.
Яңа атна РФ һәм ТР гимннары белән башланды. -
«Азбука профессий»/«Һөнәрләр әлифбасы» 10.06.2024

В мире существует множество различных профессий. Каждая профессия-нужная, каждая профессия – почетная. Нужно только выполнять работу с желанием и душой, и она будет радовать прекрасными результатами. 10 июня в Балтасинской Центральной библиотеке прошла деловая игра «Һөнәрләр әлифбасы» («Азбука профессий»). Мероприятие посетили дети, посещающие летний лагерь отдыха «Крепыш» Балтасинской гимназии. Учащимся, разделившимся на два отряда, разъяснили суть слов «профессия», «профессионал». На остановках «Библиотека», «Швейное ателье», «Парикмахерская», «Театральная школа», «Больница» гости услышали информацию о таких профессиях, как библиотекарь, портной, парикмахер, режиссер, врач. На каждой остановке ребята сами попробовали выполнять ответственные работы.
Дөньяда бик күп төрле һөнәрләр бар. Һәр һөнәр – кирәкле, һәр һөнәр – мактаулы. Эшне теләп, күңел биреп башкарырга гына кирәк һәм ул теләгән матур нәтиҗәләр белән сөендерәчәк. 10нчы июнь көнне Балтач Үзәк китапханәсендә «Һөнәрләр әлифбасы» («Азбука профессий») дип аталган эшлекле уен үткәрелде. Чарага Балтач гимназиясенең «Крепыш» җәйге ял лагерына йөрүче балалар килде. Ике отрядка бүленеп килгән укучыларга «һөнәр», «һөнәр иясе» сүзләренең асылы аңлатылды. Кунаклар «Китапханә», «Тегү ательесы», «Чәчтарашханә», «Театр мәктәбе», «Хастаханә» кебек тукталышларда китапханәче, тегүче, чәчтараш, режиссер, табиб кебек һөнәр ияләре турында мәгълүматлар тыңладылар. Балалар үзләре дә һәрбер тукталышта җаваплы эшләрне башкарып карадылар.
-
Пришкольный лагерь «Крепыш»/«Крепыш» мәктәп яны лагере 10.06.2024

День тринадцатый. Пришкольный лагерь «Крепыш».
«День профессий».Унөченче көн. «Крепыш» мәктәп яны лагере.
«Һөнәрләр көне». -
Пришкольный лагерь «Крепыш»/«Крепыш» мәктәп яны лагере 08.06.2024

День двенадцатый. Пришкольный лагерь «Крепыш».
«День традиций народов России».Уникенче көн. «Крепыш» мәктәп яны лагере.
«Россия халыклары традицияләре көне». -
Пришкольный лагерь «Крепыш»/«Крепыш» мәктәп яны лагере 07.06.2024

День одиннадцатый. Пришкольный лагерь «Крепыш».
«День семьи».Унберенче көн. «Крепыш» мәктәп яны лагере.
«Гаилә көне». -
Балтач гимназиясенең 4нче А сыйныфы укучылары Абхазияне яулый 07.06.2024

Балтач гимназиясенең инде күп мәртәбәләр театраль бәйгеләрдә җиңү яулаган «Хыялый тургай» театр коллективы Абхазиядә узган бәйгедә катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Укытучылары, сыйныф җитәкчеләре Алсу Илдар кызы Хәкимҗанова башлангычта белем бирү белән беррәттән тәрбия юнәлешен дә спектакльләр өйрәнүгә нигезләнеп алып барды. Һәм менә быел чыгарылыш сыйныфы, дүртләре, Хыялый тургайлары белән диңгез буйларын куандырырга омтылды. Афәрин, балалар, сез тырыш, укытучыгызның, гимназиянең, сыйныфташларыгызның өметләрен һәрчак аклыйсыз, алга таба да шулай дәвам итсен.
-
Пришкольный лагерь «Крепыш»/«Крепыш» мәктәп яны лагере 06.06.2024

День десятый. Пришкольный лагерь «Крепыш».
«День русского языка».Унынчы көн. «Крепыш» мәктәп яны лагере.
«Рус теле көне». -
6нчы июнь – Бөтен дөньяда Рус теле һәм Россиядә Пушкин көне 06.06.2024

6нчы июнь – Бөтен дөньяда Рус теле көне, Россиядә Пушкин көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, үзәк «Балтач» ял паркында Балтач гимназиясенең «Крепыш» җәйге ял лагерына йөрүче укучылар өчен «Как вечно Пушкинское слово» дип аталган библио-квест үткәрелде. Балалар төрле «Рифмоплеты», «Золотая рыбка», «Сказочная», «Смекалистые», «Герои» станцияләрендә йөреп, Пушкинның иҗатына кагылышлы биремнәр үтәделәр. Катнашучылар үзләрен рус телен оста белүчеләр һәм А.С.Пушкин иҗатын яратучылар итеп күрсәтә алдылар. Чара азагында балалар флешмобта катнаштылар.
-
Международный день русского языка 06.06.2024

Сегодня день рождения великого русского поэта Александра Сергеевича Пушкина и Международный день русского языка.
-
«Дус эзләүче тычкан» дип аталган театральләштерелгән тамаша 05.06.2024

«Факел» яшьләр клубы мөмкинлеге чикле булган өлкәннәр һәм балалар белән тыгыз элемтәдә тора һәм аларга яраклаштырып күптөрле чаралар үткәрә. Шушы көннәрдә алар, Балаларны яклау көне уңаеннан, Балтач бистәсендә һәм аңа якын торучы балаларны өйләренә барып бәйрәм белән котлап, «Дус эзләүче тычкан» дип аталган театральләштерелгән тамаша күрсәтеп кайтты. Бу изге эштә безгә Беренчеләр хәрәкәте активистлары һәм волонтерлар ярдәм итте. Балаларның шат йөзләрен күрү - үзе зур бәхет ул! Җир шарындагы һәр бала сәламәт булсын иде!














