Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-10 |
| E-Mail: | Ds.N2baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №2" |
| Руководитель: | Хакимова Лилия Гаднановна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 127 воспитанников/Бездә 127 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 13педагогов/Бездә 13 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
Без булачак солдатлар. 16.04.2014

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә балаларда кечкенәдән ватанчылык хисләре тәрбияләү, туган ил, туган илне саклаучылар турында беренчел күзаллаулар формалаштыру юнәлешендә даими эш алып барыла. 15 апрель көнне Балтач мәдәният үзәгендә тиздән армия сафларына хезмәт итергә китүче яшь ир-егетләр хөрмәтенә бәйрәм кичәсе үткәрелде. Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче малайлар бәйрәмгә “Десантлар” биюе бүләк иттеләр.
-
"Канатлы дусларыбыз" проекты 15.04.2014

Уртанчылар төркеме балалары "Канатлы дусларыбыз" проекты барышында күчмә кошлар турында белемнәрне төрле эшчәнлекләрдә, дидактик, үстерешле һәм хәрәкәтле уеннар аша өйрәнәләр.
-
Корыч йөрәкле дустыбыз 11.04.2014

Катаны бар - җилпеми
Эче җылы - җил тими.
Корыч йөрәкле кош ул,
Безнең яраткан дус ул.
-
“Ачык ишекләр” атналыгы йомгакланды. 11.04.2014

11 апрель - “Ачык ишекләр” атналыгы йомгакланды. Атналык үзенең максатына иреште дип әйтергә кирәк: үткәрелгән чаралар буенча файдалы һәм эшлекле фикерләр туды, киләчәктә әһәмият бирергә кирәкле бурычлар ассызыкланды. Әлеге атналыкта актив катнашкан һәр әти-әнигә, педагогларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Зур җиңү. 11.04.2014
Мәктәпкәчә белем учреждениеләрендә балаларга юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү, юл-транспорт халәкәтләрен кисәтү юнәлешендә ике елге бер уздырыла торган "Яшел ут - 2014" республика бәйгесенә йомгак ясалды. Безнең "Балтач 2 нче балалар бакчасы" МБМББУ әлеге бәйгенең район этабында I урын алып, республика этабында катнашу хокукы алган иде. Республика күләмендә дә сынатмадык, лауреат исеменә лаек булдык. Әфарин! -
"Ачык ишекләр атналыгы" бик зур җанлылык белән бара 10.04.2014

“Ачык ишекләр атналыгы” да бик зур җанлылык белән бара: көн дәвамында әти-әниләрнең барлык төр режим моментлары, балалар эшчәнлеге төрләре белән кызыксындылар: нәниләрнең математика фәне серләре өйрәнүе, мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага әзерлек эшчәнлеге, иртәнге гимнастика һ.б.
-
"Ачык ишекләр" атналыгы дәвам итә... 09.04.2014

-
Бездә “Ачык ишекләр” атналыгы. 08.04.2014

Белем учреждениесендә 7-11 апрель көннәре "Ачык ишекләр" атналыгы дип игълан ителде. Атналык планы буенча әти-әниләргә көн дәверендә үзләре теләгән режим моментларын, балалар белән күптөрле эшчәнлек төрләрен күзәтү, белем учреждениесендә тудырылган шартлар белән танышу мөмкинлеге тудырылса, педагогларга үзара тәҗрибә уртаклашып, бер-берсенең педагогик эшчәнлеге белән танышу, туган фикерләр белән уртаклашу өчен бик уңайлы эш формасы булды.
-
Галәм киңлекләрен өйрәнәбез. 08.04.2014

Тиздән 12 апрель - космонавтика көне. Әлеге истәлекле, дөньякүләм билгеләп үтелә торган көн уңаеннан 7-11 апрель көннәрендә балалар бакчасы "Галәм киңлекләре" тематик атналыгы белән яши. Зурлар төркеме балаларын тәрбияче Хазиева Е.П. бик үтемле һәм дә мавыктыргыч итеп "Галәм серләре" белән таныштырды: слайдлар карадылар, табышмаклар чиштеләр, матур әдәбият әсәрләре белән таныштылар, кыскасы, үзебез яшәгән җир планетасы һәм аның иярченнәре турында балалар бик күп башлангыч күзаллау алдылар.
-
Иҗади эшчәнлек нәтиҗәләре 07.04.2014

II кечкенәләр -2 төркемендә балаларның иҗади эшчәнлек нәтиҗәләре - тузганак чәчәкләре.








