Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 24 |
| Телефон: | +7(843)-682-44-38 |
| E-Mail: | DS.№1baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Балтасинский детский сад №1 |
| Руководитель: | Хайруллина Гелюся Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 83 воспитанников/ Бездә 83 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 12 педагогов / Бездә 12 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 189 ( 190 ) >>
-
"Котлыйбыз!!!" 08.03.2022

Хөрмәтле гүзәл затлар! Табигатьнең суыктан җылылык чорына омтылган мизгеленә туры килгән бәйрәмегез һәрвакыт җылы матур истәлекләр генә калдырсын.
-
"Бәйрәм белән" 05.03.2022

Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары бакча хезмәткәрләрен 8 март бәйрәме белән котладылар.
-
"Әти,әни һәм мин" 05.03.2022

Бүген уртанчылар төркемендә Сабантуй ял паркында "Әти,әни һәм мин" дип аталган гаилә бәйрәме узды.Балалар әти-әниләренә багышлап җырлар,биюләр бүләк иттеләр,әти-әниләре белән берлектә ярышлы уеннарда көчләрен сынаштылар.Бәйрәм ахырында тәмле коймаклар белән сыйландылар.
Тәрбиячеләр: Габдулхакова Л.Р., Альмухаметова Г.Р.
Музыка җитәкчесе: Шакирова Г.М.
Физик тәрбия җитәкчесе: Ермалаева М.Р. -
"Бәйрәмегез котлы булсын!" 05.03.2022

Бүген профсоюз исеменнән бакчабызда эшләүче хезмәттәшләребезне бәйрәм белән котладык.
Көннең яктылыгы кояшта,
Күкнең бар матурлыгы йолдызларда,
Кешелекнең бөтен гүзәллеге -
хатын-кызларда.
Рөхсәт итегез сезне, шушы искиткеч матур яз бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәргә. Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек-бәрәкәтлек китмәсен. Бәйрәмегез котлы булсын !
Профком рәисе:Валиуллина Ф.Н. -
"Әнием-кадерлем" 04.03.2022

Бүген мәктәпкә хәзерлек төркемендә " Әнием- кадерлем" дигән бәйрәм иртәсе үтте. Балалар әбиләрен, дәү әниләрен, әниләрен бәйрәм белән котлап шигырь сөйләделәр, җырладылар, биеделәр.Бәйрәм бәйгеләр белән үрелеп барды.Бәйрәмдәге бәйгеләрдә әниләр үзләренең зирәклекләрен, җитезлекләрен күрсәттеләр. Тәрбиячеләр: Хадиева Ч.М.,Даминова Я М., Шамсутдинова А.Н., Музыка җитәкчесе Шакирова Г.М.
-
"Әнием-кадерлем" 04.03.2022

Зурлар төркемендә 8 Март көненә багышланган "Әнием-кадерлем" дип аталган бәйрәм кичәсе узды.Кичә җыр-биюләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды.
Тәрбиячеләр: Гильмутдинова Г.Р., Альмухаметова Г.Р.
Музыка җитәкчесе: Шакирова Г.М. -
"Әниләребезне котлыйбыз" 03.03.2022

Бүген кече яшьтәгеләрнең икенче төркемендә әнилэр бэйрәме булып узды. Балалар кадерле әниләрен бәйрәм белән котлап җырлар җырладылар, биеделәр һәм шигырьләр сөйләделәр.
Тәрбиячеләр: Валиуллина Ф.Н., Хакимова Г.М. -
Широкая Масленица. 01.03.2022

-
"Каршылыйбыз язны" 28.02.2022

Тәгәрәтеп ак карны,
Ясадык Кар бабайны.
Куйдык кишердән борын,
Ясадык ике кулын.
Күзләре - кара күмер,
Дидек: "Син урам себер".
Себеркеләр тоттырдык,
Көлешеп карап тордык.
Зурлар төркеме бүген саф һавада Кар бабай ясап,кышны озатып,язны каршы алдылар.
Тәрбиячеләр: Гильмутдинова Г.Р., Альмухаметова Г.Р. -
"Ватанны саклаучылар көне белән!!!" 23.02.2022

Бүген ир-атлар бәйрәме,
Бәйрәм белән тәбриклик.
Үзләренә пар канатлы,
Матур гомерләр телик.







