МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары
Мәктәбебез кунаклар кабул итә
Опубликовано: 19.08.2015Менә тагын яңа уку елын каршыларга да санаулы гына көннәр калып бара. Мәктәбебез гөлләргә күмелеп, укучыларын каршыларга әзерләнгән көннәрдә зур тантана - мөгәллимнәр җыелышы безнең мәктәптә уздырылды. Районыбыз завучлары, класс җитәкчеләре, әхлак укытучылары тәҗрибә уртаклашты, фикер алышты, узган елга нәтиҗә ясап, алдагы елга бурычлар билгеләде, мәктәбебез укучылары һәм гаиләләрнең бәйрәм котлавын карады. Көннең явымлы булуы да, вакытның үтүе дә сизелмәде. Мул табын артында шау-гөр килеп, рәхәтләнеп ял итеп, киләсе уку елына матур планнар корып соң гына таралышты кунакларыбыз. Һәммәгезгә сәламәтлек, эшегездә иҗади уңышлар, сәләтле укучылар насыйп булсын иде. Хәерле уку еллары белән сезне хөрмәтле мөгаллимнәребез!
К списку новостей










