МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары
“Изге Вәли” көне, яки гади Фәһрикамал дәгъвасы
Опубликовано: 23.01.2012Мәктәптән кайтканнан бирле, Илгизәр борын астыннан гына ниндидер сәер, моңарчы ишетелмәгән җырны көйләп йөри: “ Валентин, Валентин, изге Валентин...” Бу аңлашылмаган җырның сәерлегенә исе китеп, әбисе Фәһрикамал оныгына сүз катты:
- Балакаем, нәмәстәкәй көйләп йөрисең соң син? Нинди Валентин бу тагын?
- Әй, шуны да белмисең инде, әби! - дип горурлану катыш шатлык хисләрен йөзендә балкытып җавап бирде Илгизәр. – Иртәгә – изге Валентин көне, ягъни барлык гашыйк булганнарның бәйрәме!
- Менә сиңа мә-ә... Гашыйклар көне... 12 яшьтәме?!
- Бу изге абыйның кем икәнлеген мин белмим, ләкин иртәгә бәйрәм шәп булачак, әби. Без анда концерт куябыз. Миңа да бер җыр башкарасы була.
Илгизәрнең кычкырып, күтәренке күңел белән әйтелгән шушы сүзләре Фәһрикамал апаның йөрәгенә әүвәл кадалган ике укка автоматтан атылган пулялар кебек өстәлде диярсең. Кан басымы күтәрелгәнлектән күз аллары караңгыланган булса да, әбисе чыраен сытып, авызыннан берничә сүз кысып чыгара алды:
- Аңладым, балакаем, аңладым. Әллә яраткан кызың да бармы?
Фәһрикамал апа үзен начар хис итте. Җитмәсә, мәчет каршындагы мәдрәсәнең кичке бүлегендә укучы кызы Гөлиянең бүген уку көне, унынчы яртысыз кайтмас. Икенче гаилә корып җибәргән элекке кияве исә малаеның хәле белән кызыксынмый, аны бөтенләй кайгыртмый диярлек, шуңа ул киңәшче һәм таяныч түгел. Ә Гөлиягә, һичшиксез, бу хәлне сөйләргә, аның белән бергә киңәшләшергә кирәк.
Тормыш китабы сәхифәләрен шулай тиз-тиз әйләндереп алган арада Фәһрикамал апа нигәдер заманында авылдаш кызлары еш җырлаган бер җырны исенә төшерде:
Башларым әйләнеп китте кинәт
Ишек ачылган тавыш ишетелде. Аллаһның рәхмәте, менә, ниһаять, Гөлия дә укудан кайтып җитте. Үз бүлмәсендә китап укып яткан Илгизәргә сиздермичә генә, Фәһрикамал апа көндез ишеткәннәрен кызына сөйләп бирде. Кәефе киткән Гөлия башта улына дәшмәкче булды, әмма төнгә каршы борчымыйм дип, кире уйлады:
Иртә белән өчәүләп чәй эчеп утырганда, Фәһрикамал апа һава торышын тыңлыйм дип, радио тавышын көчәйтеп җибәрде. Шул мәлдә күңелгә хуш, йомшак кына хатын-кыз тавышы саф татарча болай сөйли иде: “Хөрмәтле радиотыңлаучылар! Бүген яшьләр көтеп алган шатлыклы вакыйга - изге Вәли көне. Барлык гашыйклар көне уңаеннан сезне ихластан котлыйбыз!”.
Болай да хафага төшкән Гөлиянең шушы сүзләргә каршы каты итеп кычкырасы, хәтта аңа сугып җибәрәсе килде, ләкин бар сабырлыгын җыеп, Илгизәргә ул болай дип җавап бирде:
- Их, улым, син бу яшеңдә барысын да аңлап бетермисеңдер шул, - дип сүзгә кушылды Фәһрикамал апа. – Илгә, туган якка, әти-әнигә карата булган мәхәббәт бер нәрсә, ә ир белән хатын мәхәббәте ул - бөтенләй башка нәрсә. Ул һәркемнең шәхси, бары бер кешегә генә ачыла торган серле хисе. Андый мәхәббәт, кем әйтмешли, тыйнак һәм оялчан булырга тиеш.
Көндез, сәгать өч тулып киткәннән соң, Гөлия улы укый торган мәктәп янында басып тора иде. Эчендә ярсуы һәм дәгьвалары ташып торса да, йомшак һәм оялчан табигатьле булганга, ул бераз вакыт “керимме-юкмы?”, дип ишек төбендә тартынып-икеләнеп торды. Нәрсәдер сизгәндәй, мәктәпкә керәсе килмәде аның. Ләкин бераздан, өйдәге сөйләшү хәтерендә яңаргач, аяклары үзеннән-үзе мәктәпкә алып керде.
- Кер әйдә, кер, Гөлия, утыр. Нинди җилләр китерде үзеңне?
- Кимчелек һәркемдә дә бардыр инде. Мин шуны гына аңламыйм: ни өчен балаларга өчәр-дүртәр “валентинка” дигән мәхәббәт открыткалары язарга кушкан ул? Җиденче сыйныф өчен генә түгел, 11нчеләр өчен дә бу сәер бит!
* * *
Бусы исә кырда үсә торган ялгыз чәчәк. Рәхимсез давыл аны өзеп атарга, юк итәргә маташа, ләкин көчле җилдә җиргә кадәр бөгелә-бөгелә тибрәнгән Гөлия-чәчәк бирешми, сынам дигәндә генә кабат турая, давыл белән бар көченә көрәшә.
Гөлия сискәнеп куйды. “Куып җитте!” дигән уй аның бөтен тәне буенча салкын дерелдәү булып таралды. Ләкин күкрәкләрне тышка чыгарып җибәрә язган кофта, тәнгә сыланган джинсы чалбар кигән “юлбарысны” күргәч, Гөлия чынбарлыкка кайтып, үзенә кирәк булган укытучыны таныды.
Шулай башланып киткән сөйләшүнең ахыры яхшы булмаячагын абайласа да, Гөлия максатына ирешергә теләп, йомшак, әмма ышанычлы тавыш белән дәвам итте:
- Юк, минем беләсем килә. Татарларның үз бәйрәмнәре бар. Нәүрүз, Каз өмәсе кебек чараларны оештырып булмыймени мәктәптә?
Венера Мәгъсүмовна нечкә иреннәрен кысып, күзләрен тарайтып, башын горур итеп артка таба һәм бераз читкә авыштырып куйды. Аңа каршы булган көндәшнең өстенә запастагы “бомбасын” ташлар алдыннан шулай итә иде ул, гадәттә.
- Ирем Фәнис китүенә мин гаепле түгел. Ул, күрәсең, сезнең кебек укытучыда белем алгандыр: чит кызларга күз салырга шундый Валентин бәйрәмнәрендә бик яхшы өйрәтәсез бит сез. Әнә, мәхәббәт открыткаларын сатуны да шәп итеп оештыргансыз икән. Ләкин белегез: минем улым аны бәрәүгә дә язмады һәм сезнең бүгенге концертыгызда да катнашмаячак!
- Шулай инде, - диде тыныч кына Гөлия. – Сезнең кебекләр балаларга көн күрсәтмәс өчен 5 ел институтта укыйдыр. Теләсә нишләгез, ләкин Илгизәр хәзер минем белән кайтып китәчәк. Алай гына да түгел, мин аны башка сыйныфка күчерәчәкмен.
* * *
Гөлиянең мәктәпкә барганын ул оныгы Илгизәрдән белде. Шуңа да бик сораштырасы килә иде. Нәрсә булды микән соң анда? Әллә килүен ошатмаганнармы?
Юк, Гөлияне авыр сүзләр белән үпкәләтеп булмый хәзер. Рәнҗесә дә, иманына, диненә зыян салсалар гына рәнҗер. Тик кем генә шундый борчуга салды микән аны? Кем? Ә-ә! Шул бәлале Валентиндыр әле моңа сәбәпче! Иртәгә үк мәктәп директорына шалтыратып сөйләшергә кирәк! Иртәгә үк!
|
- Ой, не могу! Кемгә кирәк соң ул сезнең каз-үрдәкләр! Йолкыдың-пешердең-ашадың һәм вәссәлам. Ә мәхәббәт ул – мәңгелек нәрсә!
- Алай дисәгез, фәхешлек тә барлык заманнарда булды. Мондый гыйшык-мыйшыкка багышланган чараларда балаларны мәҗбүри катнаштыру - оешкан рәвештә алар арасында ирекле мәхәббәтне пропагандалау түгелме соң? Ир-хатын мөнәсәбәтләре ул - бик җитди нәрсә, ә мондый чаралардан яшүсмерләр кирәкмәгән нәтиҗәләр ясарга мөмкин.
Венера Мәгъсүмовна нечкә иреннәрен кысып, күзләрен тарайтып, башын горур итеп артка таба һәм бераз читкә авыштырып куйды. Аңа каршы булган көндәшнең өстенә запастагы “бомбасын” ташлар алдыннан шулай итә иде ул, гадәттә.
- Ирекле мәхәббәт дисеңме? - дип “син”гә күчте юлбарыс. – Ир-хатын мөнәсәбәте җитди нәрсәме? Ә син, ялгыз тавык, нишләп ирең белән тора алмадың соң? Менә хәзер үзең нәтиҗә ясап кара инде, титибаш!
Гөлиянең дөп-дөп типкән йөрәге бөтенләй сикереп чыга язды. Әмма мәдрәсәдә өйрәнелгән әхлак дәресләреннән ул белә иде: бу явызның әшәкелегеннән өстен булырга һәм ничек тә үзеңне кулда тотып калырга кирәк. Хискә бирелеп, аның дәрәҗәсенә төшеп кычкыра башласаң – беттең. Шушы явыз каршында түгел, Аллаһ каршында зур оттыру булыр иде бу. Шуңа күрә, яңакларындагы бер төерен дә селкетмичә, ул лаеклы тынычлыкны саклап “мөгаллимәгә” җавап бирде:
- Ирем Фәнис китүенә мин гаепле түгел. Ул, күрәсең, сезнең кебек укытучыда белем алгандыр: чит кызларга күз салырга шундый Валентин бәйрәмнәрендә бик яхшы өйрәтәсез бит сез. Әнә, мәхәббәт открыткаларын сатуны да шәп итеп оештыргансыз икән. Ләкин белегез: минем улым аны бәрәүгә дә язмады һәм сезнең бүгенге концертыгызда да катнашмаячак!
Шундый көтелмәгән җаваптан соң Венера Мәгъсүмовнаның башы кире нормаль хәленә кайтты, күзләре ачылды, иреннәре исә, ачуыннан дерелди башлады:
- Катнашмыйча гына карасын! МИН аннары аңа көн күрсәтмәячәкмен!
- Шулай инде, - диде тыныч кына Гөлия. – Сезнең кебекләр балаларга көн күрсәтмәс өчен 5 ел институтта укыйдыр. Теләсә нишләгез, ләкин Илгизәр хәзер минем белән кайтып китәчәк. Алай гына да түгел, мин аны башка сыйныфка күчерәчәкмен.
Шулай дигәч, Гөлия борылып баскычка таба кузгалып китте. Ачуыннан кабарынган усал укытучы исә артыннан әче тавыш белән кычкырып җибәрде:
- Ычкын моннан, япанча! Беләм мин синең кем икәнеңне! Юньле булсаң, әтәчең ташлап китмәс иде әле, кыткылдык!!!
* * *
...Тынлык. Тып-тын бүлмәдә сәгать текелдәвеннән башка бернинди дә тавыш юк. Инде берничә сәгать диванда кырын яткан Гөлиянең хәленә кереп, бөтен дөнья шау-шулардан туктап, пысып кына аны күзәтә сыман. Фәһрикамал апа да кызының сөйләшмәвенә борчылып, инде ничәнче тапкыр аяк очында гына янына килә дә, аңа дәшә:
- Кызым... Бер генә чынаяк чәй эчеп алмыйсыңмы? Тор инде, гөлкәем, сөйләшик...
Гөлиянең мәктәпкә барганын ул оныгы Илгизәрдән белде. Шуңа да бик сораштырасы килә иде. Нәрсә булды микән соң анда? Әллә килүен ошатмаганнармы?
Бик тыйнак, кече күңелле, йомшак холыклы Гөлия балачактан ук рәнҗетүне йөрәгенә якын ала торган иде. Менә ире дә ничек рәнҗетте бит – бала белән калдырып ташлап китте, хезмәттәшенә өйләнде. Ә ничек яраталар иде аны хатыны белән улы!
Шулай да, мәдрәсәгә укырга кергәч, үзгәрде Гөлия. Мәшәкатьле дөньяны, кешеләрнең тупаслыгын тыныч кабул итәргә өйрәнде. Иман- ышанычы айлап, көнләп ныгыды. Әнисенә дә еш киңәш бирә иде ул: “Иң мөһиме - Аллаһ риза булсын; Аллаһ синнән разый булса, кешеләр дә синнән разый булырлар”, - дип.
Юк, Гөлияне авыр сүзләр белән үпкәләтеп булмый хәзер. Рәнҗесә дә, иманына, диненә зыян салсалар гына рәнҗер. Тик кем генә шундый борчуга салды микән аны? Кем? Ә-ә! Шул бәлале Валентиндыр әле моңа сәбәпче! Иртәгә үк мәктәп директорына шалтыратып сөйләшергә кирәк! Иртәгә үк!
Икенче көнне иртүк Фәһрикамал апа мәктәпкә шалтыратты. Шөкер, директор үзендә иде. Аңа бер сүз дә әйтергә ирек куймыйча, карчык кабалана-кабалана бөтен фикер-дәгьваларын әйтеп салды:
- Йөрәгем әрнегәнгә шалтыратам сиңа, җаныкаем! Без, иптәш дириктыр, татарлар, мөселманнар, ә үзебез күрәләтә югалып барабыз түгелме? Кайлардан таптыгыз ул гомер булмаган “изге Вәли” дигән көннәрне? Борынгыдан килгән изге бәйрәмнәребез рәтенә куя торган көнмени ул? Аннан бит безнең балакайларыбызга бер тамчы да файда юк, ят ул безнең өчен, аңлыйсызмы шуны? Яшьләребез болай да бозылып бара: аларны бит бүген кәмпитер-уеннар, котсыз мәгънәсез кинолар “тәрбияли”. Хәзер менә шул кәкре тәрбиягә сез уйлап тапкан Валентиннар да үз өлешен кертә башлаячакмы? Мәхәббәт, гаилә тормышы турында ни дә булса өйрәтәсегез киләме, әнә татарларда никах тәртибе, ир-хатын бурычлары турында сөйләтегез, тыңласыннар балалар. Күңеленә хуш килгәнне барыбер сеңдерәләр алар! Һәм әгәр дә мәгәр уку йортларында безнең гореф-гадәтләребезгә бөтенләй туры килми торган бәйрәмнәрне оештыру дәвам итә икән – белеп торыгыз: гади Фәһрикамал моңа риза түгел! Гади Фәһрикамаллар моңа каршы!
|
|
Ришат хәзрәт КУРАМШИН, Кукмара мәдрәсәсе мөдире Musulman.su |
Источник: http://matbugat.ru/news/?id=5363
К списку новостей










