МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары
Тырыш, Нияз!
Опубликовано: 18.12.2011
Яшьтәшебез Нияз Әхкәмовка Бөрбаш урта мәктәбе укучыларыннан.
Нияз дускай! Сиңа кайнар сәламнәр җибәрәбез. Синең хәлең белән без таныш, син һаман алга таба барасың, көннән – көн сәламәтләнәсең дип ишетәбез. Без сиңа Бөрбаш авылы халкы белән үз ярдәмебезне күрсәтергә булдык. “Һәркөнне изгелек кыл! Девизы белән яшибез һәм сиңа кечкенә генә ярдәм – 19257 сум акча җибәрәбез. Аз булса да күп итеп ал! Күлдәге бу тамчы сиңа сәламәтлек китерсен! Амин! Аллаһның кодрәте киң аның, син бу авырлыкларны җиңәргә тиеш! Көн саен өметле күзләреңне Аллаһка юнәлтеп, ярдәм сора. Операцияләрең уңышлы булсын, Германиядән көр күңел белән кайтуыңны көтәбез. Тормыш дулкыннары шундый, әле ул синең тез астыңа китереп суга, әле күккә чөя. Ә син шул чакта өметеңне өзмә! Кешене өмет яшәтә. Син яшь, көчле һәм спорт белән шөгыльләнгән егет. Хәзер ихтыяр көчең сынала, ә бу – иң мөһиме. Син киләчәктә яшьнәп яшәргә тиеш. Без сине киләчәктә көчле, сәламәт Нияз итеп күз алдында китерәбез һәм шуңа өметләнәбез. Аллаһтан сиңа ярдәм итүен сорыйбыз. Аллаһ бөек һәм бердәнбер. Ул ишетер һәм ярдәменнән ташламас. Ә син Аллаһны көн саен исеңә төшер, “Ләә иләәһә илләллааһ” дип зекер әйт, 100әр мәртәбә. Ул зекер сиңа көч бирер, теләсәң 1 меңне, 7 меңне әйтеп була. Күр, сиңа көч керәчәк, яшәү дәртең ташып торачак! Тырыш Нияз! Без сиңа сәламәтлек һәм озын гомерләр телибез. Сәлам белән Бөрбаш урта мәктәбенең укучылар һәм укытучылар коллективы.
К списку новостей










