МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары
Казанда тиздән татар әкият һәм риваятьләре йорты барлыкка киләчәк
Опубликовано: 16.02.2015
Казанда тиздән тагын бер яңа музей – татар әкият һәм риваятьләре йорты барлыкка киләчәк. Классик музейлардан аермалы буларак, аның төп максаты – күңел ачу. Ләкин моннан тыш биредә әкият терапиясен үтеп, психолог ярдәмендә балаларның проблемаларын да хәл итеп булачак.
Музейда балалар экспонатларны карап кына калмый, кулларында да тотып карый алачак. Шулай ук тематик мастер-класслар оештыру да каралган. Мондый музейны оештыру тәкъдиме белән ТИСБИ идарә институтының студенты Мария Никонова чыккан.
“Әкият дөньясы” дип аталган әлеге музей дүрт залдан торачак. Аларның һәрберсе берәр табигать көчен (стихияне) тасвирлый. Беренче зал су көчләренә багышлана. Шуңа мондагы төп геройның Габдулла Тукай әкиятеннән Су анасы булуы да гаҗәп түгел. Экспонатлары да суга бәйле булачак.
Икенче, ут көчләре залының хуҗабикәсе – Алтынчәч. Аның биләмәсендә татар милли чигүләре, киемнәре, балчыктан ясалган чүлмәкләр булачак.
Барыбызга да таныш булган Камыр-батыр исә музейдагы һава көчләренә багышланган залда хуҗа булыр, дип планлаштырыла. Мондагы төп экспонатлар – Кукмара итекләре.
Җир көчләренең хуҗасы – Шүрәле. Биредә тупланачак көнкүреш әйберләрендә чәчәкле милли мотивларны күреп булачак. Залны әкияттәге хайваннар, курчаклар бизәп торыр, дип өметләнә проект авторы.
Монда шулай ук татар кафесы ачарга да җыеналар. Ул фаст-фуд кафесы тибында эшлиячәк.
Источник: http://tatarile.org/news/tt/node/4794
К списку новостей










