МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары
Яшәү ямен тоя белсәң!
Опубликовано: 22.12.2014Шушы исем астында мөмкинлекләре чикле булган көчле рухлы шәхесләр белән очрашу булып үтте мәктәбебездә. Чулпан Габделганиева бу юлы очрашуга үзенең спортсмен дусларын алып килгән иде. Алар укучыларыбызга шундый мәгънәле, йөрәкләргә үтеп керерлек сүзләр белән сөйләделәр. Үзләренең теләк – хисләрен укучыларыбызга җиткерә алдылар. Укучыларыбыз да үзләрен кызыксындырган , алар турында белергә теләгән сорауларын биреп, алар белән булган әңгәмәне тагы да җанландырып җибәрделәр. Безнең белән очрашуга килгән көчле рухлы, шундый матур шәхесләребезгә директорыбыз Гүзәл Галимулловна да изге теләкләрен белдерде, аларга олы рәхмәтен җиткерде. Ике арада шундый җылы хисләр тудырган, бик файдалы очрашу булды ул көнне.
К списку новостей










