• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Балтасинский
  • Школы
  • МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1
Телефон: +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20
E-Mail: Sbrb.Blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Бурбашская СОШ
Руководитель: Сибагатуллин Малик Тимерханович
Год основания учреждения: 1966
У нас учатся: 138 учащихся/138 укучы
У нас учат: 24 учителя/24 укытучы

Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары

Бөрбаш урта мәктәбендә зур бәйрәм

Опубликовано: 20.12.2010

18 декабрьдә Бөрбаш урта мәктәбендә зур бәйрәм - "2010 - Укытучылар елы"н йомгаклау кичәсе үткәрелде.

Кичәбезне мәктәбебездә укучы 144 баладан торган  хор " Хәтерлим мин әле бүгенгедәй" һәм " Сез иң гүзәл кеше икәнсез" җыры белән башлап җибәрде. Мәктәп директорыбыз Гүзәлия Галимулловна бүгенге көндә мәктәптә эшләүче һәр укытучыны чәчәк букеты һәм истәлек бүләге тапшырып, сәхнә түренә җыйды. Укытучыларыбызны хөрмәтләп  килгән  авыл советы, совхоз дирекциясе, район мәгариф бүлеге җитәкчеләре, мәгариф министрлыгы вәкилләре укытучыларга грамота, рәхмәт хатлары тапшырганда, зал алкышларга күмелде. Бәйрәмебездә мәктәпне тәмамлап  бүгенге көндә җитәкче урыннарда  эшләүче шәхесләребез һәм аларның остазлары, ветеран укытучыларыбыз да катнашу ямь өстенә ямь өстәде. Мәктәпкә һәм өлкән укытучыларыбызга истәлек бүләкләре алып килгән бу авылдашларыбызга, элек  Бөрбаш мәктәбендә укытып, бүген дә безне онытмыйча, сагынып, яратып очрашуга килгән Әмир абый һәм Гөлзада апаларга,  Мансур абый һәм Гәүһәрия апаларга, Нәсимә апага зур рәхмәт .

Кичәбезне оештыручы Гүзәлия Галимулловна булса, алып баручылар Бөрбаш урта мәктәбенең 9 класс укучысы, мәктәп укучылар оешмасы призиденты Шарипова Гөлнур һәм аның әнисе Бөрбаш урта мәктәбенең 21 - чыгарылыш укучысы, Гәлниса Шариповалар  иде. Укытучыларга булган мактау сүзләрен укучылар да, әти-әниләр дә, детсад коллективы да, эшмәкәрләр дә, җитәкчеләр дә кызганмады, бәйрәм укучыларның матур номерлары, килгән кунакларның җырлары белән үрелеп барды. Тантанабыз бөтен залдагы халык белән "Туган тел" җырын җырлап тәмамланды .

Кичәбезнең икенче өлеше ашханәдә мул табын артында дәвам итте. Безнең арабыздан киткән укытучыларыбызны искә алдык, матур хатирәләрне яңартып, ветеран укытучыларыбыз , остазларыбызны хөрмәтләп, бәйрәм табынында күңел ачып, үзебезне хөрмәтләүгә куанып, күтәренке күңел белән өйләребезгә таралдык. Жаваплы да, кызыклы да булган үз елыбыз, укытучылар елын без менә шулай тәмамлыйбыз. Киләчәктә дә мондый кичәләр булыр, еллар имин, үзебез сәламәт, укучыларыбыз инсафлы булсын иде дигән теләктә калабыз.

Кичәдән фоторепортаж белән фотогалерея бүлегендә танышырга мөмкин



Фоторепортаж:
Укытучылар елын йомгаклау кичәсе

К списку новостей