• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Балтасинский
  • Школы
  • МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1
Телефон: +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20
E-Mail: Sbrb.Blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Бурбашская СОШ
Руководитель: Сибагатуллин Малик Тимерханович
Год основания учреждения: 1966
У нас учатся: 138 учащихся/138 укучы
У нас учат: 24 учителя/24 укытучы

Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары

2014/15 уку елы чыгарылыш укучылары өчен сочинение темалары

Опубликовано: 04.09.2014

Аларга сугыш, яшәү мәгънәсе, кеше һәм табигатьнең әдәбиятта роле хакында уйланырга туры киләчәк. Мәктәпне тәмамлаучы чыгарылыш сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсенә нәтиҗә ясаучы инша темалары билгеле булды. 11 нче сыйныф укучылары бу иншаны декабрь аенда язачак. Язылган инша БДИ га керү мөмкинлеге бирә, ә җыелган баллар исә югары уку йортына кергәндә исәпкә алыначак. Укучыларга сугыш, яшәү мәгънәсе һәм кешенең, табигатьнең әдәбиятта роле хакында язу мөмкинлеге бирелә.
«Новые известия» хәбәр иткәнчә, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен биш тема сайланылган. “Бөтен Россия юкка гына хәтерләми...” («Недаром помнит вся Россия...») темасы шагыйрь Михаил Лермонтовның тууына 200 ел тулуга һәм аның әсәрләренең үзенчәлегенә багышлана. Икенчесе — “Кешелеккә сугыш тарафыннан бирелгән сораулар” («Вопросы, заданные человечеству войной»): ул укучыларны сугыш чыгу сәбәпләре, анларның кешеләр һәм ил язмышларына, кешенең үзе өчен кайсы юлны сайлавына йогынтысы хакында уйландырырга мәҗбүр итә. Инша темасының өченчесе – “Үзебезнең һәм дөнья әдәбиятында кеше һәм табигать” дип атала. Бу тема кеше һәм табигатьнең эстетик, экологик һәм социаль аспектларын чагылдыра. Дүртенче тема гаилә кыйммәтләре һәм төрле яшьтәге кешеләрнең үзара мөнәсәбәте үзенчәлекләре, нечкәлекләре турында. Ул “Буыннар бәхәсе: бергә һәм аерым («Спор поколений: вместе и врозь»), дип атала. “Кеше ни белән яши?” (“Чем жив человек?”) темасы исә кешеләрнең юнәлеш кыйммәтләре, этик-әхлакый, фәлсәфи, социаль аспектлар хакында уйландырыга мәҗбүр итә.
«Российская газета» билгеләп үткәнчә, әгәр дә укучы декабрь аенда иншаны начар язса, аның февраль һәм апрель-май айларында яңадан язу мөмкинлеге булачак. Шуннан соң барлык иншалар да бер базага тула һәм укучы югары уку йортына кергәндә аның баллары исәпкә алына. Абитуриентның гомуми балларына тагын максималь 10 балл өстәлергә мөмкин. Иншаларны карау-карамауны югары уку йортлары хәзер үзләре хәл итә.



К списку новостей