• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Балтасинский
  • Школы
  • МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1
Телефон: +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20
E-Mail: Sbrb.Blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Бурбашская СОШ
Руководитель: Сибагатуллин Малик Тимерханович
Год основания учреждения: 1966
У нас учатся: 138 учащихся/138 укучы
У нас учат: 24 учителя/24 укытучы

Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары

Ике дөнья, бер үк көрәш

Опубликовано: 13.09.2011

 

“Дөнья пәрәвезе”ндә сүз иреген кысып буламы? Интернет яратучылар бу көннәрдә әнә шул хакта шаулаша. Узган атнада ил эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев төрле эчтәлектәге сайтларда “тәртип салу” өчен аларның күбесен мәгълүмат чарасы итеп теркәргә тәкъдим итте. Тик министр фикерен хуплаучыларга караганда, аңа каршы килүчеләр күбрәк.

 

Бүген “дөнья пәрәве­зе”ндә ниләр генә юк. Күлмәккә төймә тагудан алып, шартлаткыч ясауга кадәр өйрәтәләр. Рәшит Нургалиев соңгысына чик куймакчы. “Интернетта экстремистик характердагы 7 мең ярымнан артык сайт исәпләнә, – дип сөйләгән ул экстремизмга каршы көрәш буенча үткән киңәшмәләрнең берсендә. – Башка мәгълүмат чыганаклары белән чагыштырганда, халык арасында коткы тарату буенча “дөнья пәрәвезе” беренче урында”. Интернетны “зарарлы” мәгъ­лү­маттан чистарту өчен министр сайтларны законга буйсындырырга тәкъдим итә. Эчке эшләр министрлыгы “Мәгъ­лүмат чаралары турында”­­гы законга өстәмәләр дә әзерләгән. Аның нигезендә, мәсәлән, мәгълүмат чараларында экстремистик эшчәнлек алып баручыларны яки шундый эчтәлектәге басмаларны финанслаучыларны җи­наять җаваплылыгына тар­тачаклар.

 

Әлегә законга үзгәрешләр кертелмәгән. Шуңа күрә сүз тәгаен нәрсә турында барганын белүче юк. Әмма кайберәүләр Интернетка цензура кертәләр, дип чаң сугарга өлгергән дә инде. “Мәгълүмат чарасы статусы редакция һәм биредә иҗат итүчеләргә вә­каләтләр бирүдән бигрәк, җаваплылык та өсти, – дип яза “Свободная пресса” басмасы. – Мәсәлән, мәгълүмат чаралары телгә алу тыелган кайбер оешмаларның исем­нәрен яза алмый. Алга таба Интернетта да шундый ка­гыйдәләр пәйда булачак. Ә законны үтәмәүчеләрне ябачаклар”.

 

Белгечләр исә борчыл­маска киңәш итә. Алар фике­ренчә, министрның теләге чынга ашмаячак. Россиядә мәгълүмат чарасын теркәү – ирекле эш. “Дөнья пәрәве­зе”ндәге сайтны мәгълүмат чарасы итеп теркәү өчен йә законны тулысынча үзгәртергә, йә Интернеттагы барлык сайтларны яңадан корырга кирәк, дигән алар. Газетаның, мәсәлән, редакторы һәм редакция уставы бар. Ә сайтка артист фәләнне “чәйнәргә” дип керүчеләргә биредә кем хуҗа икәне, аннан бигрәк устав нәрсәгә? Бел­гечләр экстремистик характерда дип табылган 7 мең ярым сайтны уйлап табучыларны үз ирекләре белән теркәтү, җинаять җаваплы­лыгына тартылачагын белә торып, сайтка хуҗа билгеләү эшен ничек оештырачакларын да аңламый. Гомумән, экстремизмга каршы Интернетта түгел, ә чынбарлыкта көрәшергә киңәш иткәннәр.

 

Россиянең авырткан җире шул ук – нинди дә булса проб­леманы хәл итү өчен иң элек аның нәтиҗәсенә каршы кө­рәшә башлыйлар. Шуңа күрә арба урыныннан кузгалмый да. Моннан берничә көн элек яшьләр белән очрашуга барган түрәләр аларның буш вакытта нәрсә укулары, нинди музыка тыңлаулары белән кызыксынды. Баксаң, бүгенге егетләр-кызлар романс, вальсның ни икәнен дә белми икән бит! Рухи яктан “ярлы” булган яшьләр аркасында илдә экстремизм проблемасы кискенләшергә мөмкин, дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Шуңа күрә яшьләрнең шө­гыльләрен өйрәнмәкчеләр. Моның өчен илдә тиз арада мониторинг уздырачаклар. Чынбарлыкта көрәшмиләр ди­гән булалар тагын...

 

Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ 147 | 10.08.2011

Источник: http://matbugat.ru/news/?id=4699

К списку новостей