МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары
Альберт Гыйльметдинов: Татарстанда татар һәм рус телләре бертигез дәрәҗәдә укытыла
Опубликовано: 14.09.2011Татарстанда эшләүче инглиз теле укытучылары яңа система буенча белемнәрен арттырачак. Республиканың мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов сүзләренә караганда, татар теле дә озакламый яңача укытыла башлаячак. Чөнки бүгенге методика әллә ни яхшы күрсәткечләр бирми — дәрестә укучыларга кызык түгел, аларның шактые мәктәпне тәмамлагач та татарча начар белә.
Ә менә рус телен өйрәнүдә проблемалар юк. Гарчә быел республика мәктәпләрендә укучыларның ата-аналары рус теленә дигән сәгатьләр татар теленә бирелә, шуңа балалар рус теленнән имтиханнарны начар тапшыра, дип шау-шу куптарып йөрсә дә.
13 сентябрьдә Татарстан Хөкүмәтe йортында уздырылган брифинг вакытында министр Альберт Гыйльметдинов әлеге мәсьәләгә ачыклык кертте. Ул ассызыклап үткәнчә, республика мәктәпләрендә татар телен һәм рус телен өйрәнүгә бертигез вакыт бирелә. Ә «хокукыбызны кысалар» дигән шикаятьләр буенча Прокуратура вәкилләре белән мәктәпләрдә тикшерүләр үткәрелгән.
«Өч ел министр булып эшләү дәвамында әле бер тапкыр да татар теленә дәресләрне арттырыйк, рус теленә киметик дигән сүзне ишетмәдем. Бездә рус телен өйрәнүне беркем дә кысмый. Телисең икән - сөйләш, рус классикасын укы», - дип ассызыклады Альберт Гыйльметдинов.
Әйтергә кирәк, Татарстан укучыларының рус теле буенча БДИ нәтиҗәләре быел Россиянең уртача күрсәткеченнән дә яхшырак. Узган уку елы нәтиҗәләре буенча, әлеге фәннән 100 баллны 54 чыгарылыш сыйныф укучысы җыйган. Аның 7се — милли мәктәптә белем алган. «Димәк, рус теленә бирелгән дәресләр аны яхшы итеп өйрәнергә җитә», - дип белдерде министр.
«Татарстанда ике дәүләт теленә дә тигез дәрәҗәдә игътибар бирелә», - дип сүзен җөпләде Альберт Гыйльметдинов.
Чыганак: http://www.intertat.ru
Источник: http://belem.ru/node/3379
К списку новостей










