МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары
Аҗаган
Опубликовано: 23.02.201422- февраль – мәктәбебез зур бәйрәм төсен алды. Укучыларыбыз солдат, укытучыларыбыз командир формасында булдылар. Традиция буенча авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәлгә венок куеп, бер минут тынлыктан соң, укучылар “кызыллар” һәм “зәңгәрләр” командасына бүленеп, ике юнәлештә юлга кузгалды. 5 төрле бирем салынган пакетларны табып, ребус, кросворд, топографик биремнәр, башваткычлар чишеп командалар “Сугыш кырына” юнәлде. Төрле кызыклы уеннарны уйнаганнан соң, укучыларыбыз мина кырыннан 6 шар мина табып, байрак алырга тау башына йөгерде. Бу уенда өстенлек “яшелләр” командасына елмайды. Көннең салкын булуы гына бераз уен тәртибен үзгәртте. Тик шулай да бу уен күпләрнең күңелендә озак сакланачак әле.
К списку новостей










