МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары
Быел математикадан, информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләрдән 100 балл җыючы булмаган
Опубликовано: 05.08.201119 нчы июль көнне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов 2010-2011 уку елында тапшырган Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре белән таныштырды. Аның сүзләренә караганда, республика күрсәткечләре Россиядәгегә һәм узган елга караганда яхшырак булган.
102 укучы 100 балл җыю бәхетенә ирешкән. Күпчелеге – рус теленнән (54 укучы). Быел математикадан, информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләрдән 100 балл җыючы булмаган.
Быел укучылар рус теле, математика, рус әдәбияты, физика, химия, биология, география, тарих, җәмгыять белеме, чит телләр (инглиз, немец, француз телләре), информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләрдән (ИКТ) сынау тапшырды. Быел беренче тапкыр бер укучы испан теле буенча БДИ тапшырды.
Министр сүзләренә караганда, 2011 елда биология һәм информатика буенча баллар 2010 елга караганда түбәнрәк булган. Ә 11 предмет буенча нәтиҗәләр узган ел белән чагыштырганда – яхшырак. Гомумән алганда, бөтен Россия буенча биологиядән нәтиҗәләр мактанырлык түгел. Министр моны биремнәрнең катлаулы булуы белән аңлата.
Россия белән чагыштырганда, Татарстан укучылары инглиз һәм испан телләреннән, җәмгыять белеменнән начаррак биргән. Тарих буенча күрсәткечләр бертөрле: 51,2 балл.
Калган предметлар буенча күрсәткечләр шатландыра. Рус теленнән – 2,4 баллга, математикадан 2,8 баллга өстенрәк.
Республикада минималь чикне уза алмаган укучылар саны рус теленнән – 1,2 процент, математикадан – 1,9; җәмгыять белеменнән – 3,8; физикадан – 4,7; биологиядән – 3,9; тарихтан – 8,3; химиядән – 3,2; инглиз теленнән – 1,8; информатика һәм ИКТдан – 3,1; рус әдәбиятыннан – 2,3; географиядән – 2,8; немең теленнән – 2,6 процент. Нәтиҗәдә мәктәпне тәмамлаучы 512 укучы (БДИ тапшыручыларның 2,5 проценты), аттестатсыз калып, белешмә белән чыккан.
Источник: http://belem.ru/node/3322
К списку новостей










