• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Балтасинский
  • Школы
  • МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1
Телефон: +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20
E-Mail: Sbrb.Blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Бурбашская СОШ
Руководитель: Сибагатуллин Малик Тимерханович
Год основания учреждения: 1966
У нас учатся: 138 учащихся/138 укучы
У нас учат: 24 учителя/24 укытучы

Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары

БДИ нәтиҗәләре: министр пикетчыларны акламый

Опубликовано: 21.07.2011

Рус телен өйрәнү өчен каралган сәгатьләр җитәрлек, бары тик җиренә җиткереп эшләргә генә кирәк”, – дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2010-11 уку елында Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында. Билгеле булганча, күптән түгел генә бер төркем активистлар рус телле балаларга татар телен өйрәтү аларга рус телен камил дәрәҗәдә өйрәнергә комачаулый (рус теленә каралган сәгатьләр азрак) дигән фикер белән чыккан иде. Министр бу фикернең дөрес булмавын әйтте.

Тапшыру өчен мәҗбүри итеп куелган рус теленнән БДИ нәтиҗәләренең Татарстан Республикасында Россиягә караганда яхшырак булуы рус телен укытуның республикада тиешле дәрәҗәдә икәнлеген күрсәтә, дип саный ул. Бу уку елында РФ буенча уртача күрсәткечләр – 60 балл булса, Татарстанда – 62,4. Өстәвенә Татарстанда 54 укучы рус теленнән 100 балл җыйган (2010 елда 40 булган). Аларның дүртесе – татар телендә белем бирүче мәктәпләрдә укучылар.

Министр 2009 һәм 2010 елларда рус теле буенча БДИ нәтиҗәләрен дә искә алды. 2009 елда Татарстанда уртача балл – 58 (РФдә – 58,2), 2010 елда 54,5 (РФдә – 57,2) булган. “Укучылар мөрәҗәгать иткән репетиторлар саны быел да шул килеш калды. Рус теленә каралган сәгатьләр саны да элеккечә сакланды. Димәк, яхшырак эшли башлаганнар”, – дип белдерде ул.

Рус теле буенча нәтиҗәләрнең яхшы булуын министр республикада максатчан алып барылган сәясәтнең нәтиҗәсе дип саный.

Татарстан укучылары күп предметлардан (немец, испан, инглиз телләре, җәмгыять белеменнән) Россия Федерациясе буенча күрсәткечләрне узып киткән.

А.Гыйльметдинов сүзләренчә, 100 балл җыйган эшләр Мәскәүдә Рособрнадзор тарафыннан тагын бер кат тикшерелә. Димәк, нәтиҗәләр – объектив. 100 балл җыйган укучыларның күпчелеге – КФУ карамагындагы Лобачевский исемендәге лицейдан (4 укучы), Яр Чаллыдагы А.С.Пушкин исемендәге лицейдан (4 укучы), Бөгелмәдәге 6 нчы урта мәктәптән (2 укучы).

Шулай ук, рус теле белән беррәттән, башка предметлардан да 100 балл җыйган укучылар бар. Аларның саны – 7: өчесе – Казаннан, калганнары – Әлмәт, Түбән Кама, Балтач районнарыннан, Яр Чаллы шәһәреннән. “Бу бик сирәк очрый торган күренеш. Әмма әлеге укучыларның бөтенроссия олимпиадалары призерлары икәнлеген онытырга ярамый”, – дип белдерде министр.


Источник: http://belem.ru/node/3320

К списку новостей