МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары
Психолог янәшәсендә
Опубликовано: 24.01.201421 нче декабрь көнне районның социаль яклау бүлегеннән килгән психолог белән 9, 10, 11 сыйныф укучылары файдалы әңгәмә кордылар. Психолог Энҗе Василовна укучылар белән җанлы аралашу алып барды. Егетләр, кызлар белән уртак бер фикергә килгәннән соң, ул укучылар арасында тикшерү эшләре алып барды. Укучыларның эчке халәтләрен билгеләү максатыннан аларның әлеге халәтләрен ак биткә төшерттерде, рәсемнәр ясатты, тестлар үткәрде, төсләр ярдәмендә дә укучыларның ниндидер үзенчәлекләрен тикшереп карарга булды. Егет – кызларыбызны тынычландыру, күңелләрендә матур хисләр булдыру максатыннан презинтацияләр күрсәтте. Бу аралашу укучыларыбызга кызыклы һәм файдалы булды. Чөнки һәркем психолог алдында курыкмыйча фикерен әйтә , күңелләрендәге уйларын уртага салып сөйләшә алды.
К списку новостей










