• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Балтасинский
  • Школы
  • МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1
Телефон: +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20
E-Mail: Sbrb.Blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Бурбашская СОШ
Руководитель: Сибагатуллин Малик Тимерханович
Год основания учреждения: 1966
У нас учатся: 138 учащихся/138 укучы
У нас учат: 24 учителя/24 укытучы

Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары

Иншаны онытмадылар

Опубликовано: 17.01.2014

Бердәм дәүләт имтиханнары кертелгәч, чыгарылыш сыйныф укучылары инша язудан азат ителгән иде. Хәзер менә бу сынауны кабат кайтармакчылар. Россия Президенты Владимир Путин, рус теле һәм әдә­бия­тыннан белемне ныгыту өчен, стандартларны үз­гәртергә, укучыларга инша яздыруны кертергә кушты. Аның фикеренчә, илгә белем генә биреп калмыйча, рухи яктан бай, фикерле шәхесләр тәрбияли торган мәктәпләр кирәк.

Бу эшкә 2014-2015 уку елында тотынмакчы булалар. Июль аена кадәр Мәгариф министрлыгы мәк­тәпләрдә иҗади эшнең ничек башкарылачагын ачыклап бете­рергә тиеш. Югары уку йортына кергәндә аның нәтиҗәләре БДИ белән бер­рәттән исәпкә алыначак. Бу яңа­лык инженер, химик кебек белгечлек алырга теләүчеләргә дә кагыла.

Билгеле, белгечләр үткәнгә кире кайтуга төрлечә карый. Чөнки таякның юан башы рус теле һәм әдәбияты укытучыларына төшә­чәк. Аларга укучыларны БДИга да, инша язарга да әзерләргә туры киләчәк.
– Элек инша яза идек. Хәзер балалар сәнгатьле итеп укый, фи­керләрен белдереп яза да бел­миләр. Барысы да “тисә – тиенгә, тимәсә – ботакка” ысулы белән бара. Белгәннәре бик сирәк. Шуңа күрә иншаны кайтарырга кирәк, – дип килешә Арча районындагы Лесхоз мәктәбе директоры Зөл­фәт Дәүләтбаев.

Кукмара районы мәгариф бүлеге башлыгы Роберт Мансуров та тормышта сыналган әйбер­ләр­не кире кайтаруны хуплый. “Кай­бер ялгышлыкларны төзә­тергә беркайчан да соң түгел. Соңгы вакытта мәгънәле, матур итеп язу кимеде. Инша уйларга мәҗбүр итә. Әсәрне укып кына калмыйча, үз фикереңне язу белемне яхшырак үзләштерергә яр­дәм итә”, – ди Роберт Мияс­сә­ро­вич.

Казанның 110 нчы лицее рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Еремеева, моның өчен мәктәпләрдә рус әдәбиятына сә­гатьләрне арттырырга һәм ике ел булса да, тәҗрибә уздырырга кирәк дип саный. Чөнки укытучыларга да, укучыларга да уйланырга вакыт кирәк. “Лицеебыз физика-математика юнәлешендә булгач, рус әдәбиятына атнага нибары өч сәгать вакыт бирелә. Моңа кадәр 5-6 сәгать укыткан чаклар да бар иде. Хәзер аерым авторлар, темаларга иншалар язабыз, әмма күп вакыт имтиханнарга әзерләнүгә китә, – ди ул.

Алексеевск районындагы Кыр Шунталы мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фидания Гафиятуллина, киресенчә, элеккеге вариантка кайтуга каршы. “Программа буенча дәресләр саны киметелде. Атнага ике сәгать вакыт бирелә. Балалар, татар булсынмы ул, русмы – гомумән, әдәбиятны аз укый. Инша яздыру гына китап укуга этәргеч була алмый дип саныйм. Укыган бала бүген дә әдәбиятны укый. Бердәм дәүләт имтиханнарында болай да мантыйкый фикер йөртүне, эзлеклелекне, белемне тикшерү өчен мөмкинлекләр бар. Әсәрне укымаган булса, укучы “С” биременә җавап бирә алмый. Анда ике әсәрне мисал итеп китерергә кирәк. Шуңа күрә рус теленнән БДИ да җитә”, – ди ул.

КФУ студенты Лиана Мәрда­нова исә унберенче сыйныф укучыларына инша яздыруны файдалы дип саный. “Хәзерге яшьләр китап укымый, шунлыктан тел байлыклары бөтенләй юк, ә болай, бәлки фикер йөртергә өйрәнер­ләр. Наданнар заманына әйләнеп барабыз”, – ди кичәге мәктәп укучысы. Шулай ук моңа каршы килгән яшьләр дә бар. БДИ биргән кеше буларак, алар рус теле сынавында инша элементы барлыгын әйтәләр.

Чыганак: http://vatantat.ru


Источник: http://belem.ru/node/4846

К списку новостей