МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары
Һәр шимбә кичендә ТНВ телеканалында «Белем дөньясы» тапшыруы
Опубликовано: 11.01.2014
Узган елның 14 декабреннән, шимбә көнне, кичке сәгать 5 тә (17.00) ТНВ телеканалында “ Белем дөньясы” дип аталган, яңа тапшыру эфирга чыга башлады. Тапшыру мәгариф системасындагы үзгәрешләр, Татарстан һәм аннан читтә милли мәгарифнең үсеше, алдынгы педагогик тәҗрибәләр, сәламәт яшәү рәвеше, сәләтле балалар, һ.б. белән таныштырып бара.
Тапшыру ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча ТНВ һәм Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәмендә әзерләнә.
Тапшыру киңкатлам тамашачыларга исәпләнгән һәм педагогик оешмаларның гына түгел, әти-әтиләрнең дә теләк-тәкъдимнәрен исәпкә алып әзерләнә.
Сезне кызыксындырган сораулар яки борчыган темалар бар икән, безгә язып җибәрә аласыз.
Электрон почтабыз: monrt@yandex.ru, «Белем дөньясы» тамгасын куярга онытмагыз. Шалтырату өчен телефоннарыбыз: (843) 294-95-29, 294-95-30.
Сездән теләк-тәкъдимнәр көтәбез, тапшыруны бергәләп эшлик.
Игътибар! ТНВ каналында спорт ярышларын турыдан-туры трансляцияләгәндә, тапшыруның эфирга чыгу вакыты үзгәрергә мөмкин.
Тапшыруны вакытында карый алмагансыз икән, язмадан карау мөмкинлеге бар. Моның өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтының “Матбугат хезмәте” бүлегенә керергә, курсорны “Белем дөньясы” тапшыруы архивына китерергә һәм сул як конпкага басарга кирәк.
Источник: http://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/258157.htm
К списку новостей










