МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары
Корбан ашы
Опубликовано: 24.11.201323 ноябрь көнне мәктәбебездә зур бәйрәм – Корбан ашы уздырылды. Кунаклар да килде. Алар Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Балтач мәчете имамы Рамил хәзрәт Бикбаев, мөселман календарын нәшер итүче Фәния ханым Хуҗиәхмәт һәм мәктәбебезнең лаеклы ялда булган укытучылары. Бәйрәмне Җәлил хәзрәт башлап җибәргәннән соң, Рамил хәзрәт бик матур һәм мәгънәле итеп вәгазь сөйләде. Фәния ханым бүләкләр дә алып килгән. Ул һәр балага догалар язылган матур китапчыклар өләште. Аннан тәмле аш һәм корбан ите белән пешерелгән пылау белән сыйландылар. Бәйрәм бик матур үтте. Соңыннан мәктәбебез директоры Гүзәл Галимулловна барлык кешегә изге теләкләрен җиткерде. Кешегә яхшылык эшләи алмасагыз да, начарлык эшләмәгез дигән матур фикерләрен әйтте. Бәйрәмне оештырган барлык кешегә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
К списку новостей










