МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары
Мәктәпләргә рәхим ит, әйдә, яңа уку елы!
Опубликовано: 01.09.20131 сентябрь – Белем бәйрәме тантанасы бик күңелле үтте мәктәбебездә. Быел тәүге кат Белем бәйрәмен каршы алды яңа мәктәбебез. Бу көнне матур итеп бизәлгән яңа мәктәп тагын да балкыды. Иртүк кулларына берсеннән – берсе матур чәчәк бәйләмнәре тотып, үзләре дә ап – ак чәчәкләр кебек, матур итеп киенеп кадерле укучыларыбыз мәктәп бусагасыннан атлады. Бәйрәмгә лаеклы ялда булган хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз һәм техник хезмәткәрләр дә килде. Мәктәп һәркемнең шат авазыннан шау – гөр килеп торды. Бәйрәм белән котлап район башкарма комитеты исеменнән Фәнил Фәһим улы, Бөрбаш җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Рафис Фарадис улы, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт, авыл җирлеге җитәкчесе Сәйдәш Шәмси улы, район эчке эшләр бүлегеннән Фәрит Гыйльфан улы килделәр. Аларның һәммәсе укучыларыбызга, укытучыларыбызга матур теләкләрен җиткерделәр, 1 сыйныф укучыларына котлап бүләкләр дә тапшырдылар. Мәктәбебез директоры Гүзәл Галимулловна укучыларга һәм укытучыларга, килгән кунакларга рәхмәтләрен әйтеп, изге хисләрен җиткерде. Бәйрәм тантанасы бик күңелле үтте. Шундый матур мизгелләр белән ,хәерле сәгатьтә яңа уку елын башладык без.
К списку новостей










