• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Балтасинский
  • Школы
  • МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1
Телефон: +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20
E-Mail: Sbrb.Blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Бурбашская СОШ
Руководитель: Сибагатуллин Малик Тимерханович
Год основания учреждения: 1966
У нас учатся: 138 учащихся/138 укучы
У нас учат: 24 учителя/24 укытучы

Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары

Мәктәбебез укучысы герой-әфганчы Илгиз Зәйнуллин истәлегенә мемориаль такта кую тантанасы

Опубликовано: 08.04.2011

 7 нче апрель көнне мәктәбебездә зур тантана булып үтте. Әфганстанда хезмәт итеп,изге бурычын кайнар ноктада үтәп, сәламәтлеген югалтып кайткан, якташыбыз, безнең мәктәп укучысы булган Илгиз Зәйнуллин истәлегенә мемориаль такта кую тантанасы узды. Илгиз абый исән кайтса да, сугыш яраларыннан уңайлана алмыйча, озак яши алмады. Әлеге изге ниятне Башкортстан якларыннан килгән, үзләре дә шул кайнар нокталарда булган, бер - берсенә тугрылыклы булып калган, бер төркем, батыр йөрәкле егетләр башкарды. Бу тантанада беркем дә күз яшьләрен яшерә алмады, туганнарының, классташларының, Илгиз абыйны белгән якыннарының йөрәк яралары кабат яңарды. Шулай булса да, бу чара бүгенге яшь буынга бик кирәк. Патриотик тәрбия ул мәңгелек!

Соңыннан классташлары һәм килгән кунаклар белән бергә Илгиз абый рухына Корьән ашы үткәрелде. Безгә, тере кешеләргә, Илгиз абый рухына бары тик дога кылып, авыр туфрагың җиңел, урының җәннәттә булсын диясе генә кала.

Абыйсы истәлегенә язган Минһаҗева Гөлназ Таһир кызының шигыре.

Әфган сүзен ишетүгә,

Тетрәп куя хәтта күкләр.

Яу кырында кайта алмыйча,

Ятып калды безнең күпләр.

Ә мин кайттым туган илгә,

Медальләр һәм орден тагып.

Тик, калдырдым аягымны,

Булмады шул йөгереп кайтып.

Барып кердек без сугышның,

Иң – иң кайнар ноктасына.

Газиз башның ни күргәнен,

Белә бары Алла ганы.

Туры килдек тау халкының,

Мина куйган җирләренә.

Һәм бер мизгел, бар да бетте,

Фәрештәләр иңнәремдә.

Күзем ачтым, рәхмәт ходам!

Янәшәмдә әнкәм тора.

Кулларында оекбашлар,

Җылы, йомшак һәм ап – аклар.

Берсен алдым рәхмәт әйтеп,

Икенчесен суздым кире.

Ярар бер дә аптырама,

Монысы булыр запас, - диде.

Сабыр булды, сыгылмады,

Сиздермәде борчылганын.

“Син кайгырма, башың исән,

Җайларбыз,” - ди, калганнарын

Солдат булу – ул бик зур дан.

Тыныч булсын тик илебез.

Әфган кебек сугышларны,

Күрмәсен егетләребез.

Хезмәт итсен алар бары,

Солдат булып туган илдә.

Күрми сугыш афәтләрен,

Озак яшик туган җирдә!

Тантанадан фотоязмалар                    



Фоторепортаж:
Мәктәбебез укучысы герой-әфганчы Илгиз Зәйнуллин истәлегенә мемориаль такта кую тантанасы

К списку новостей