МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары
Бәйрәм белән котлап!
Опубликовано: 08.03.20137 март көнне авылдашыбыз – Мамадышта аграр фирмада генераль директор булып эшләүче, Каримуллин Хәмит Габидуллович авылыбызның гүзәл затларын хөрмәтләп, аларны бәйрәм белән котлап, бүләк итеп Мамадыштан искиткеч матур концерт программасы белән артистлар алып килде. Тамаша залы шыгрым тулы иде. Бу концертка килгән беркем дә үкенмәгәндер. Чөнки 2 сәгатьтән артык дәртле биюләре белән оста биючеләр, матур җырлары белән яхшы җырчылар, алып баручылар, төрле уен коралларында уйнаучы осталар халыкны шаккатырдылар, рәхәтләнеп ял иттерделәр.
Концертка мәктәбебезнең класс җитәкчеләре карамагында,югары сыйныф укучылары да чыкты. Әлеге концерт , һәрдаим концерт куйган укучыларыбыз өчен үрнәк булды.
Шулай авыл халкын хөрмәт итүе, яратуы өчен Хәмит Габидулловичка бик зур рәхмәт. Үзенең дә эшләре гел уң булсын, Ходай аңа озын гомерләр, иксез – чиксез шатлыклы көннәр насыйп итсен. Үз яхшылыгы үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын. Бик зур рәхмәт аңа!
К списку новостей










