МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары
Бездә кунаклар
Опубликовано: 01.02.201331 нче январь көнне мәктәбебездә районкүләм ФОРПОСТ җыелышы булып үтте. Бу чарага барлык мәктәпләрдән укучылар һәм аларның җитәкчеләре килде. Яңа мәктәп белән танышканнан соң, мәктәбебезнең актлар залында җыелыш башланып китте. Җыелышны районыбызның яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Загидуллин Рөстәм Рафисович ачып җибәрде. Ул яшүсмерләргә теләкләрен, фикерләрен җиткергәннән соң районның ФОРПОСТ җитәкчесе белән таныштырды . Ул Вафин Рәнис Барисович. Аннан соң җыелышны Рәнис Борисович алып барды. Көн тәртибе буенча җыелышта безнең укучыбыз , ФОРПОСТ командиры Солтанов Рөстәм чыгыш ясады. Мәктәбебез директоры Гүзәл Галимулловна элекке чорларда нинди эшләр алып барганнарын, төрле үрнәк мисалларда бүгенге заман яшьләренә үзенең тәкъдимнәрен,уңай фикерләрен җиткерде. Шулай ук районың мәктәктәптән тыш эшләр үзәгеннән килгән методист Резеда Сәләховна, полиция хезмәткәре Ләйсән Газинуровна, район автомобиль мәктәбенең директор урынбасары Хәлим абый үз чыгышларында балаларны тәртип – тәрбиягә өндәделәр. Кенә мәктәбеннән тәрбия эшләре буенча диретор урынбасары Низамиева Римма Наилевна үз мәктәпләрендәге эшчәнлек белән таныштырып үтте, тәрбия өлкәсендә яшүсмерләр белән башкарылган эшләргә йомгак ясады. Ахырдан аерым укучыларны һәм мәктәп коллективларын матур эшләре өчен мактау грамоталары белән бүләкләү дә булды. Бу уңышлары өчен әфәрин дип кенә әйтәсе кала. Әйдәгез, ФОРПОСТ эшенә бердәм алыныйк! Бар җирдә дә тәртип булсын, начарлыкка юл куймыйк!
К списку новостей










