• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Балтасинский
  • Школы
  • МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1
Телефон: +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20
E-Mail: Sbrb.Blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Бурбашская СОШ
Руководитель: Сибагатуллин Малик Тимерханович
Год основания учреждения: 1966
У нас учатся: 138 учащихся/138 укучы
У нас учат: 24 учителя/24 укытучы

Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары

"Авылым минем" бәйгесе

Опубликовано: 20.01.2013

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенрусия татар авыллары иҗтимагый оешмасы һәм "Халкым минем" газетасы бергәләп "Авылым минем" исемле конкурс игълан итәләр. Бәйгенең максаты: дөнья буйлап сибелгән татар авылының бүгенге хәл-әхвәленә, үткәндәге мирасына, гореф-гадәтәребез, йолаларыбыз, туган телебез, матур үрнәк татар гаиләләренең яшәешенә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.

Бәйгенең шартлары:

Бәйгедә кайда яшәвенә, һөнәренә, белеменә карамастан, теләгән һәркем катнаша ала. Катнашучылар "Халкым минем" газетасына кызыклы, гыйбрәтле язмаларын 2013 елның 30 декабренә кадәр җибәрә алалар. Язмаларның жанры чикләнми. Бары тик әдәби әсәрләр генә кабул ителми. Язмалар урыс телендә дә булырга мөмкин. Яхшы дип табылганнары, газетада бастырылачак.

Материалларның күләме компьютерда җыелган 4 биттән артмаска тиеш (шрифт зурлыгы 12-14 пункт). Конкурсантлардан язма белән бергә, үзләре турында тулы мәгълүмат (исем-фамилиясе, туган елы, белеме, һөнәре, 4кә 6 см зурлыгындагы бер фото, паспорт ксерокүчермәсе, ИНН һәм страховой таныклыгы номерлары) теркәү сорала. Фотосурәтләр җибәрү мәҗбүри.

Язмаларны “Халкым минем” газетасының gazetavkt@mail.ru электрон адресына яки "420060, г.Казань, пл.Свободы д.1, Исполком ВКТ" адресына юллагыз.

Конверт тышына “Авылым минем” дип билге кую шарт.

Бәйге барышы белән "Бөтенроссия татар авыллары" иҗтимагый оешмасының рәсми сайтында танышып бара аласыз: http://avillar.org.


Источник: http://belem.ru/node/3958

К списку новостей