МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары
Укытучылар көне
Опубликовано: 05.10.2010Бөрбаш урта мәктәбендә укытучылар көне бик үзенчәлекле үтте.
Иртән мәктәп ишекләре алдында ук укытучыларны чәчәк бәйләмнәре тоткан укучылар каршы алды. Алар укытучыларны тәбрикләделәр, үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр.
Дәресләр башланыр алдыннан тантаналы линейка үткәрелде. Линейка шулай ук укучылар тарафыннан оештырылган иде. Башка көннәрдән аермалы буларак, укытучылар көнендә безнең мәктәптә 12 класс булды. Укытучылар "12 нче классның" укучылары булдылар.
Бишенче сыйныфлар да сынатмаган, алар укытучылар көненә багышлап бәйрәм концерты әзерләгәннәр. Мәдәният йортында үткәрелгән бәйрәм тантанасына укытучыларны котлау өчен Бөрбаш балалар бакчасы коллективы килгән иде. Булачак беренче сыйныфлар матур тамаша әзерләгәннәр. Балалар бакчасы мөдире Шарифуллина Р.Г., авыл җирлеге башлыгы Хакимов С.Ш. укытучыларны бәйрәм белән тәбрикләделәр.
Ә кичкә мәктәпкә ветеран укытучылар чакырылды. Алар яшьлек хәтирәләрен искә алып күңел ачтылар. Әлеге чара үзешчән артистлар - укытучылар тарафыннан әзерләнгән концерт белән үрелеп барды. Кичәне мәктәп директоры Бариева Г.Г. алып барды. Бәйрәм яшь укытучылар күңелендә дә, ветеран укытучылар күңелендә дә тирән эз калдырды.
Әлеге чаралар белән тулырак "Медиатека" бүлегендә урнаштырылган фото һәм видеоязмалардан таныша аласыз
Фоторепортаж:
1 октябрь "Өлкәннәр көне"
Видеорепортаж:
Укытучылар көне (1 нче кисәк)










