МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары
Лагерьныӊ җиденче көне
Опубликовано: 11.06.2017Тантаналы төстә отряд командарлары тарафыннан рапорт тапшырылгач, лагерь флагы күтәрелгәннән соӊ,бугенге көн программасы белән танышкач, иртәнге зарядка уздырылды. Тәмле иртәнге аштан соӊ , авылыбызныӊ шәхси эшмәкәрләренә юл тоттык . Б.Фазлыевныӊ агач эшкәртү цехында, И.Гильмуллинныӊ колбаса цехында, И.Хусаеновныӊ пластик тәрәзәләр ясау цехында һәм А.Ахмадиевныӊ агач яру пилорамасында булдык. Бу эш төрләре укучыларда төрле кызыксынулар уятты. Алар үзләренеӊ сорауларына матур җаваплар ала алдылар.Төшке аштан соӊ, укучыларныӊ логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан экологиягэ багышланган мавыктыргыч « Үз уен» үткәрелде. Алдагы көн тәртибе белән танышканнан соӊ, көнгә йомгак ясалгач өйләргә таралыштык.
К списку новостей










