МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары
Киләсе елга БДИ предметлары буенча минималь баллар саны билгеле булды
Опубликовано: 08.09.2012РФ мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең быел 29 августта кабул иткән 3499-10 нчы күрсәтмәсе белән, бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) тарихында беренче тапкыр буларак, яңа уку елы алдыннан ук БДИның барлык предметлары буенча минималь баллар саны билгеләнгән. Әлеге федераль хезмәт җитәкчесе ярдәмчесе Сергей Шатунов биргән белешмә буенча, алар түбәндәгечә. Имтиханнар һичшиксез тапшырылырга тиешле предметлар: рус теле – 36 балл, математика – 24 балл. Сайлап алып тапшырыласы предметлар: физика, химия, биология – 36шар балл, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр – 40 балл, тарих – 32 балл, география – 37 балл, җәмгыять белеме – 39 балл, рус әдәбияты – 32 балл, чит ил телләре (инглиз, немец, француз, испан телләре) – 20 балл. Биредә шуны билгеләп үтү урынлы: әлеге “бусага” узган уку елындагы кебек.
Источник: http://belem.ru/node/3817
К списку новостей










