• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Балтасинский
  • Школы
  • МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1
Телефон: +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20
E-Mail: Sbrb.Blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Бурбашская СОШ
Руководитель: Сибагатуллин Малик Тимерханович
Год основания учреждения: 1966
У нас учатся: 138 учащихся/138 укучы
У нас учат: 24 учителя/24 укытучы

Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары

Изге Болгарыбызга сәяхәт

Опубликовано: 01.06.2012

  30 нчы май көнне, мәктәп күләмендә уку елы дәвамында  “Һәркөнне изгелек кыл!” акциясе кысыларында үткән ярышта 5, 6 сыйныф укучылары алдынгылар рәтенә чыгып, изге Болгар җиренә экскурсиягә бардылар. Укучыларыбыз андагы тарихи истәлекләрне  кызыксынып карадылар. Татар халкының данлыклы рәссамнары ясаган картиналарын күрделәр. Бу искиткеч күргәзмәләр залында алар һәммәсе истәлеккә фотоларга төштеләр. Аннан соң гаҗәеп сокландыргыч  Коръән китабы куелган зур залга күтәрелделәр. Нинди сокландыргыч мизгелләр! Шундый Изге Китап янында басып тору да, нинди зур дәрәҗә, нинди шатлык! Мондый искеткеч матурлыкны без тагын кайда күрер идек. Анда изге теләкләребезне теләдек.

  Тарихи, истәлекле урыннарны караганнан соң, укучыларыбыз, изге Болгар җиребездә намаз укыдылар. Күңелләреннән теләкләр теләп, дога кылдылар.

   Шундый матур, күңелле сәяхәтне оештырган директорыбыз Гүзәл Галимулловнага, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлнара Зәкәриевнага без зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Без, сабыйлар күңеленә шундый изгелек орлыклары салганнары өчен,  Ходай аларның үзләрен зурласын. Эшләрендә зур уңышлар аларга!

   Сәяхәтне оештыруга матди ярдәм күрсәткән Җәлил хәзрәт Фазлыевка, Галиев Тәбрис Садыйк улына, Гильмуллин Илшат Рашит улына, Шәрипов Фәнис Энгель улына олы рәхмәтебезне белдерәбез. Безне автобуслар белән тәэмин иткән Норма мәктәбе директоры Габделфәрт Газыймовичка, Карадуган мәктәбе директоры Гөлсинә Фаилевнага зур рәхмәт. Шоферларыбыз Рифат һәм Рәҗәп абыйларга имин юллар телибез. Без бик бәхетле!



К списку новостей