МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары
Беренче имтиханнар
Опубликовано: 30.05.201228 май көнне Татарстан буенча 64 имтихан пункты ачылып, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләрдән – 1 мең 361 кеше, тарихтан – 2 мең 868, биологиядән 3 мең 643 кеше имтихан тапшырды. Төп этапта укучылар күбрәк җәмгыять белеме, физика, тарих, биология, химияне сайлаган. Һәр укучы уртача 3-4 фәннән сынау бирәчәк. 31 майда – рус теле, 4 июньдә – чит телләр, химия, 7 июньдә – математика, 13 июньдә – җәмгыять белеме, физика, 16 июньдә география, рус әдәбиятыннан имтиханнар билгеләнгән. 18-21 июнь – резерв көннәре.
Быелгы имтиханның яңалыгы шунда: аны тапшыручылар беренче тапкыр БДИ бирү тәртипләре, кагыйдәләре белән таныштым дип, документка кул куя. Быел беренче мәртәбә мәҗбүри фәннәрдән чик баллар алдан билгеләнде. Рус теленнән ул – 36, математикадан 24 баллны тәшкил итә. Шулай ук контроль-үлчәм материалларына саклагыч куелган. Социаль челтәрләрдә имтихан биремнәренең чишелеше урнаштырылган очракта ярты сәгать эчендә аның кайсы пункттан килгәне билгеле булачак. “Бүген Арчада биологиядән шундый очрак билгеле булды. Бер баланың эше юкка чыгарылды. Кабат бирдерүне дәүләт имтиханнары комиссиясе хәл итәчәк. Рөхсәт итмәгән очракта гадел булачак, минемчә”, – диде ТР мәгариф һәм фән министрлыгының белем сыйфаты һәм укучыларның аттестациясе мониторингы бүлеге җитәкчесе Лилия Әмирова беренче сынаулар үткән көнне. Кагыйдә бозган очракта вазифаи затлар – 20-40, ә имтихан тотучылар 3–5 мең сум күләмендә штрафка тартылачак. Аудиториядә укучылар саны да 15 тән артмаска тиеш. Бу инде җәмәгать күзәтчеләренә һәр укучыны күзәтергә мөмкинлек бирәчәк. Хәзер вузларда абитуриентлардан БДИ турындагы белешмә таләп ителми. Кабул итү комиссиясендә паспорт күчерелмәсе, гариза һәм тупланган баллар турында мәгълүмат тәкъдим ителәчәк.
20 апрельдән 4 майга кадәр уздырылган имтиханнарның нәтиҗәләре ничекме? Бу этапта илдә 1 мең 600 дән артык укучы үз белемнәрен тикшереп карарга өлгерде инде. Күпчелек биология, җәмгыять белеме, тарих, инглиз теле кебек фәннәрдән имтихан сайлаган. Рус теленнән югары баллны барлык имтихан тотучыларның 3,6 проценты туплаган булса, 5 кеше 100 балл җыйган. Математикадан исә югары нәтиҗәләргә ирешүчеләр бераз кимрәк. Рус теленнән – 56, математикадан 85 укучы чик баллны үтә алмаган. Татарстанда әлеге этапта 27 кеше катнашкан, шуның 11 е – “Рубин” футбол командасында чыгыш ясаучы үсмерләр. Безнекеләрнең барысы да рус телен уңышлы тапшырган, бары математикадан гына 3 кеше чик баллны үтә алмаган. Алар – авыру балалар. Андыйларга 21 июньдә математикага сәләтләрен тагын бер кат тикшереп карау мөмкинлеге бирелде.
Источник: http://matbugat.ru/news/?id=6088
К списку новостей










