МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары
Пионер оешмасының 90 еллыгы
Опубликовано: 21.05.2012Пионер оешмасының 90 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан 19 нчы май көнне мәктәбебездә бик матур чара булып узды.
Тантаналы сбор белән башланып киткән әлеге чара элек пионервожатый булып эшләгән шәхесләребезнең йөрәкләрен дәртләндереп җибәрде. Алар мизел эчендә генә булса да үзләре эшләгән чорга, яшьлек елларына кайтып килделәр. Быргы, барабан тавышлары тантанада катнашкан һәммә кешенең күңеленә дәрт, дәрман өстәде.
Бәйрәмебезнең икенче өлешендә мәктәбебездә пионервожатый булып эшләгән шәхесләр, Гәүһәрия Габделхаковна, Гүзәл Галимулловна, Гүзәл Нургалиевна һәм Эльмира Робертовналар элек пионерлар белән нинди эшләр башкарганнарын, алар белән нинди чаралар үткәрүләрен сөйләделәр. Балалар белән нинди кызыклы хәлләр булганын, гомүмән яшьлек елларын исләренә төшерделәр. Укучыларыбыз алар эшләгән еллардагы матур җырларны башкардылар, кыскача гына мәктәбебезнең пионер тарихы белән дә таныштырдылар.
Бу көнне 4 сыйныф укучыларын вариска кабул итү тантанасы да булды. Укучыларыбыз бу көнне зур әзерлек белән көттеләр. Матур шигырьләр, җырлар өйрәнделәр. Барлык иптәшләре алдында вәгьдә биргәннән соң, 7 сыйныф укучылары аларга галстуклар тактылар. Бәйрәм тантанасынан һәркем күтәренке күңел белән таралышты.
Фоторепортаж:
Пионер оешмасына 90 ел (19 май 2012)










