• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Балтасинский
  • Школы
  • МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1
Телефон: +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20
E-Mail: Sbrb.Blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Бурбашская СОШ
Руководитель: Сибагатуллин Малик Тимерханович
Год основания учреждения: 1966
У нас учатся: 138 учащихся/138 укучы
У нас учат: 24 учителя/24 укытучы

Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары

Бүген мәктәптә очрашу

Опубликовано: 13.02.2011

,Бүген мәктәптә очрашу. Кунакка төрле елларда мәктәпне тәмамалаган укучылар җыйналды.  Алар ,  Россия Ислам Университеты проректоры, филология фәннәре кандидаты Хабибуллина (Мөхәрләмова)  Гөлфия Юнысовна;   Татартан Диния Нәзәрәте Баш казые Фазлыев Җәлил Васыйлович; КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты Минһаҗева (Әхмәдиева) Ләйлә Ихсановна;  Балтач районы мәгариф бүлеге мөдире Закиев Вакыйф Мансурович;  Мамадыш районында агрофирма җитәкчесе вазифасын башкаручы Каримуллин Хәмит Габидуллович; Мамадышта "Вамин" агрокомплекс директоры Хисаметдинов Алмаз Гәпдерәүфович; Биектау районында күп  еллар җитәкче постларында эшләгән  һәм эшләүче бертуган Хөсәенов Зиннур һәм Гәбделнур Хәсәновичлар; районыбызның алдынгы эшмәкәре Галиуллин Илдар Галимуллович һәм башка кунакларыбыз чыгарылыш сыйныф укучыларына матур теләкләрен җиткерде. Мәктәпне тәмамлауларына 5, 10, 15, 20, 25, 30, 35, 40 ел булган "укучыларга" аерым чакырулар җибәрелгән иде. Иң -иң күңелле мизгелләр сәхнәгә 40 еллыклар күтәрелгәч булгандыр мөгәен. Үзләре пенциягә чыккан әниләр (араларында әби булганнары да бар) беренче укытучыларын, яраткан укытучыларын искә төшереп шигырьләр сөйләде,  җырлар җырлады . Бәйрәмгә Бөрбаш мәктәбендә укытып киткән ветеран укытучыларыбыз да кайткан иде. Әлкидә яшәүче авылдашыбыз Нафикова Наҗия апа, Яңгулда яшәүче Әмир абый һәм Гөлзада апалар, күп еллар мәктәп директоы булып эшләгән Габделхак абый Исхаков,  завучыбыз Наҗия апа Солтановалар чыгышын да зал алкышларга күмде. Сәхнәгә күтәрелгән һәр "Укучы" чыгышын остазлары укытучыларына рәхмәт әйтеп  башлады һәм әлеге очрашуны оештырган өчен мәктәп коллективына рәхмәтен белдереп тәмамлады. Элеккеге традициябезне кабат  дәвам итеп , киләсе елга кабат шушындый очрашуга җыелырга килешеп, ләкин инде ул очрашу яңа мәктәп нең актлар залында оештырылсын иде дигән матур теләк белән таралыштык без бу кичәдән. 

Бәйрәмдә катнашкан һәммә кешегә дә, без, мәктәп коллективы исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә аларга саулык – сәламәтлек, эшләрендә зур уңышлар, гаилә бәхете телибез.

Очрашудан фоторепортаж



Фоторепортаж:
Мәктәптә зур очрашу

К списку новостей