МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары
Белем бәйрәме
Опубликовано: 02.09.2016
Сентябрь дә килеп җитте
Сагынып көткән көннәр.
Бәйрәмгә дип үстердем мин
Өй түребездә гөлләр.
Мәктәпкә ашыктык бүген
Тотып чәчәк бәйләмен.
Җиз кыңгырау чыңла әйдә,
Котлап Белем бәйрәмен.
1 сентябрь Белем бәйрәме көнен кем генә көтеп алмый икән. Мәктәпкә тәүге кат укырга килүче нәни балалардан башлап, лаеклы ялда булган өлкән яшьтәге ветеран укытучыларыбыз һәм һәр гаилә өчен иң каунычлы бәйрәм ул белем бәйрәме. Чөнки бу көнне берсеннән – берсе чәчәктәй матур балалар бар урамнарны ямьләп , ап – ак алъяпкычлар, ап – ак күлмәкләр киеп, ап - ак бантиклар тагып, изге белем йортына аяк басалар, матур бәйрәм тантанасына җыйналалар. Укучыларыбызны, мәктәп коллективын, ветеран укытучыларыбызны котлап Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт, район мәгариф бүлегеннән, тәртип саклау һәм эчке эшләр идарәсеннән, Бөрбаш җәмгыятеннән килгән кунаклар бәйрәм белән котлап үттеләр, изге теләкләрен җиткерделәр. Кунакларның һәммәсе беренче сыйныфка укырга керүче балаларны бүләкләп үттеләр. Бәйрәмдә катнашкан һәркем тантанадан соң ашханәдә бәйрәм табынында утырдылар, төрле тәм – томнар, пылау белән сыйландылар. Шундый матур бәйрәм оештырган өчен бәйрәмдә катнашкан һәркем мәктәп администрациясенә һәм Җәлил хәзрәткә олы рәхмәтләрен белдерделәр .
К списку новостей










