• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Балтасинский
  • Школы
  • МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1
Телефон: +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20
E-Mail: Sbrb.Blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Бурбашская СОШ
Руководитель: Сибагатуллин Малик Тимерханович
Год основания учреждения: 1966
У нас учатся: 138 учащихся/138 укучы
У нас учат: 24 учителя/24 укытучы

Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары

Әй, укытучылар! Мәктәпләрне саклап калыйк!

Опубликовано: 07.02.2011

 

Телефонның очында гомерен гыйлемгә, тәрбиягә багышлаган лаеклы ялдагы әниемнең яшь аралаш әйткән сүзе аяз көнне яшен суккандай булды: “Улым, 11 еллык мәктәбебезне урта мәктәп итеп калдырмакчылар, күрше авылдагы мәктәпне дә башлангыч класска кадәр генә калдырмакчылар. Казанда синең танышларың күп, сөйләшеп кара әле, мәктәпләребезгә тимәсеннәр”.

 

Кырыс кына “ярар, сөйләшеп карармын”, - дип сөйләшүне бетердем. Үксеп-үксеп елыйсым килде. Мәктәп елларымны искә төшердем, чәчәк бәйләмнәре тотып 1нче сентябрь бәйрәмнәре күз алдымнан узды. Газиз телемдә белем биргән данлыклы мәктәбем.  Гыйлем чишмәм, тәрбия кыйблам. Алдагы юлларның кайсын сайларга белми ашкынып йөргән чакларда мантыйклы, төпле фикерләре белән безгә киңәш бирүче, сабыр гына дөнья күзебезне ачучы газизләрдән-газиз укытучыларым. Хәтерлим әле дә хәтерлим... Оныту мөмкинме соң?!

Шушы мәктәптә укып чыккан бер укучы буларак тавышсыз-тынсыз гына калуым мөмкин түгел иде. Чарасызлык. Нишләргә? Нишләргә? Нинди кодрәт иясе булып, шушы кара зәхмәткә каршы көрәшергә?! Тагын күпме посып ятарга була, тагын күпме телне тешләргә була? Безнең китапта “бирелү, бетү, баш ию, җиңелү” терминнары язылмаган. Без кайчан бу китапларны укып аңга килербез. Җәмәгать, мәктәпләребезнең бетерелүе ул телебезнең бетүедер. Ә инде тел бетү ул маңкортлашу, ә маңкортлашу ул сарыклашу. Мәктәпләрнең бетүенә рөхсәт бирмик! Әй, укытучылар, сез халкыбызның алгы сызыгындагы кешеләр. Әйдәгез, бергәләшеп, халыктан имза җыйыйк. Җыелган имзаларыбызны Габдулла Тукайның юбилеена кадәр өлгертик һәм кирәкле җирләргә тапшырыйк! 

 

Фәнис ЗЫЯЛЫ
Матбугат.ру
№ --- | 06.02.2011

Источник: http://matbugat.ru/news/?id=3825

К списку новостей