МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
"Озын толым" бәйгесе 24.01.2020

Башлангыч сыйныф кызлары арасында "Озын толым" бәйгесе булып узды. 9 кыз арасында төрле номинацияләр буенча урыннар билгеләнде.
Җиңүче - 4 нче сыйныф укучысы Әхмәдиева Алсу.
-
Очрашу кичәсенә рәхим итегез! 23.01.2020

Бер күрешү - үзе бер гомер бит
Очрашыйк без исән чакларда.
Күңелдә яңарыр хатирәләр,
Искә төшәр бала чаклар да.
Хөрмәтле Б Ө Р Б А Ш урта мәктәбен тәмамлаучы укучылар, сабакташлар!!! Сезне 8нче февраль көнне Бөрбаш урта мәктәбенә , балачак иленә кунакка чакырабыз. Сабый чакның шаянлыгы, мәхәббәтнең сафлыгы, яшьлекнең гүзәллеге, артта калса да, хәтер-хатирә яши, сокландыргыч, матур мизгелләр искә төшә. Яшәү өчен көч алырга, сабакташлар, укытучылар янына кайтып килик әле. Дәрескә “беренче кыңгырау” 15.00 дә була. Сагынып көтәбез, килегез, гомерләр бер генә - белегез!
Бөрбаш урта мәктәбе коллективы. -
Бөек Җиңунең 75 еллыгын каршылап 22.01.2020

Бөек Җиңунең 75 еллыгына башлангыч сыйныф укучылары күргәзмә оештырдылар
-
"Тапкырлар хәм зирәкләр" 21.01.2020

"Тапкырлар хәм зирәкләр" темасына үткәрелгән ачык чарада катнашып, 3 нче сыйныф укучылары үз көчләрен сынадылар. Класс җитәкчеләре - Фаягөл Исхак кызы Габидуллина
-
Ачык тәрбия сәгате 20.01.2020

10 нчы сыйныф җитәкчесе - Гөлнара Сафуан кызы Мөхетдинова "Спорт - сәламәтлек нигезе" темасына ачык тәрбия сәгате үткәрде
-
Котлыйбыз! 19.01.2020

Районкүләм "Ел укытучысы" бәйгесенең педагогик дебют номинациясендә инглиз теле укытучысы - Усман Наил улы Аймасовны 1 урын алуы белән котлыйбыз! Әфәрин! Зона бәйгесендә дә зур уңышларга ирешүен телибез!
-
Әти-әниләр белән имтиханнарга әзерлекне тикшерәбез 18.01.2020

9 нчы сыйныф әти-әниләре бүген балалары белән рус теле, математика фәненнән сынау имтиханнары биремнәрен эшләп карадылар.
-
"Театр ел"ын тәмамлау кичәсе 17.01.2020

"Театр ел"ын тәмамлау кичәсендә Бөрбаш урта мәктәбе коллективы "Беренче театр" спектакленнән өзек күрсәтте.
-
Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршы алып 16.01.2020

Классларда Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган тәрбия сәгатьләре үткәрелде.
-
Путь к олимпу 15.01.2020

Мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучысы Галимов Инсаф физика буенча республика олимпиадасы "Путь к олимпу" да катнашып, призер исеменә лаек булды. Чын күңелебездән Инсафны җиңүе белән котлыйбыз.










