муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
Тыл ветераннарын хөрмәтләдек. 20.02.2020

Сугыш елларында эшләгән, үзләреннән Җиңүгә зур өлеш керткән тыл ветераннарына медаль тапшыру тантанасында укучыларыбыз да катнашты. Гарипова Фагыйлә, Гаязетдинова Диләфрүз, Бәхтиярова Халидә, Сабирова Гөлнадия, Хәйруллина Сания әбиләр, Аухадиев Рияз бабай бүләкне яшьле күзләре белән кабул итеп алдылар.
-
Мальчиш-Кибальчиш - 2020. 19.02.2020

Спорт-сәламәтлек һәм патриотик тәрбия айлыгы чараларының тагын берсе - башлангыч сыйныфлар өчен "Мальчиш-Кибальчиш" уены үткәрелде.
-
Бассейнда булдык. 18.02.2020

Башлангыч сыйныфлар чираттагы йөзү күнекмәләрен өйрәнүдә - "Дулкын" бассейнында булып кайттылар.
-
Авылымның фидакарь кешеләре. 15.02.2020

Бүген ТАССРның 100 еллыгы планы нигезендә, укучыларны төрле һөнәр ияләре белән таныштыру максатыннан Арбор җәмгыяте икътисадчысы Аскаров Самат Г. укучылар белән очрашты, бик кызыклы әңгәмә оештырды.
-
Замана балалары - 2020. 13.02.2020

Бүген 5-9 сыйныф укучылары арасында "Замана балалары" бәйгесе үткәрелде.Физик тәрбия укытучылары Галимов И.М., Гайфуллин Г.Г. укучыларны интеллектуаль яктан да, физик әзерлек ягыннан да, хезмәт төрләрен белү ягыннан да сынап карадылар. Нәтиҗәләр шәхси беренчелеккә алдагы көнне чыгарылачак.
-
Имтиханны башладык. 12.02.2020

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары рус теленнән йомгаклау әңгәмәсе үттеләр.
-
Әфган җиле турында... 12.02.2020

Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару тәрбия сәгатьләрендә билгеләп үтелде.
-
Хәрби җырлар конкурсы. 11.02.2020

1-8 нче сыйныф укучылары арасында Җиңүнең 75 еллыгына багышлап оборона-масса айлыгы кысаларында хәрби җырлар конкурсы үткәрелде. Һәр сыйныф үзләре сайлап алган җырны җиренә җиткереп башкарды.
-
Тәртипкә өйрәтәләр. 11.02.2020

Муниципаль полиция хезмәткәре Низамиева Ләйлә Фәргать кызы укучылар алдында караклык, тәмәке тарту, сыра эчү, интернетта уен уйнау, мошенникларга юлыгу кебек начар гадәтләргә өйрәнгәндә җавап тоту алымнары турында сөйләде.
-
Муса Җәлилне искә алу. 10.02.2020

Җиңүнең 75 еллыгына багышлап үткәрелүче чаралар кысаларында герой-шагыйр Муса Җәлил турында тәрбия сәгатьләре уздырылды.













