муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
Чыгарылыш-2023. 01.07.2023

Арбор мәктәбе бүген җиде карлыгачын, ике сандугачын "очырды". Сокланып, бәхет теләп карагыз. Болар бик матур, бик шаян, бердәм, бик талантлы сыйныф иде... Ак юллар сезгә, балакайлар. Укытучы апа-абыйларыгыз сагыныр сезне.
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме. 23.05.2023

Соңгы тапкыр чыңлый бу кыңгырау,
Соңгы тапкыр дәшә дәрескә.
Укытучым, синең алда бүген
Сынау тотам соңгы дәрестә.
Алда безне күпме юллар көтә
Бәхетләргә диләр, юл урау.
Шул турыда искә төшергәндәй
Яңгырады соңгы кыңгырау. -
Рәхәтләнеп ял иттек. 22.05.2023

Ә без урманда мәктәп Сабантуе үткәрдек: рәхәтләнеп уйнадык, ял иттек, ярыштык, бәрәңге пешердек, бик күп бүләкләр алдык!
-
Урман сабантуе... 21.05.2023

Рәхәтләнеп ял иттек без
Табигать кочагында...
-
Табигатьне чистартыйк! 20.05.2023

Укучылар һәм укытучылар плотина, елга буйларын чүптән чистарттылар.
-
Без Казанда, экскурсиядә!!! 18.05.2023

-
Гаилә көне ярминкәсе... 15.05.2023

15 май - Гаилә көне уңаеннан, әти-әниләр ярдәме белән, мәктәптә ярминкә үткәрелде.
-
Әкият куйдык. 10.05.2023

Мәктәпнең "Нурлан" театр труппасы балалар бакчасы нәниләренә әкият куйдылар.
-
Җиңү митингы. 09.05.2023

Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган митинг бик күп кунаклар катнашында узды. Хәрби операция барышында һәлак булган авылдашыбыз Рәхмәтуллин Шамил Рифат улының әти-әнисенә Батырлык ордены тапшырылды. Шулай ук төрле елларда хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган 6 егетебезгә Мемориаль такта ачылды.
-
"Җиңү тәрәзәләре".
06.05.2023
Укучылар «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясендә актив катнаштылар. Алар мәктәп һәм үз йортларының тәрәзәләрен Мәңгелек ут, йолдызлар, Георгий тасмалары, котлау язулары, салют, чәчәкләр һәм ак торна рәсемнәре белән бизәделәр.













