Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа села Урманаево» Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Урманай авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423311, Республика Татарстан, Азнакаевский муниципальный район, с. Урманаево, ул. Г. Галиева.д.32А |
| Телефон: | +7(855)-924-30-68 |
| E-Mail: | urmanaevo.azn@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ с. Урманаево" Азнакаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хайбуллина Гульшат Асгатовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 43 учащихся, детские сад: Урманаево -5 воспитанников |
| У нас учат: | 13 учителей и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа села Урманаево» Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Урманай авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
Россия көне 12.06.2015

12 июнь- Россия көне уңаеннан мәктәп яны лагерендә ял итүче балалар белән “Туган ил кайдан башлана?” дип исемләнгән балалар иртәсе уздырылды. Балаларны кыскача гына Россия Федерациясенең бәйсезлеге турында таныштырып, алар белән Россиядә яшәүче милләт вәкилләре, Россиядә көн күрүче кошлар, җәнлекләр, Россиядә үсүче агачлар, үсемлекләр турында сөйләштек. “Туган ил кайдан башлана?” дигән сорауга бергәләшеп җавап эзләдек. Туган Республикабыз, туган авылыбыз турында сөйләшеп, авылыбыздан чыккан шагыйрь, композитор-ларны искә алып киттек, авылыбызның яшь талантлары- Камаева Илмира , Сиразиева Гөлнар һәм Галимова Әдиләләрнең иҗат җимешләре белән таныштык. Балалар туган ил турында үзләренең белгән мәкальләрен, шигырьләрен сөйләделәр. Аннары балалар буяу каләмнәре белән раскраскалар буядылар. Соңыннан “Кояшлы ил- безнең ил”, “Мин яратам сине, Татарстан!”,”Туган тел” җырларын җырлап, бәйрәмебезне төгәлләдек.
-
Урман аланында 11.06.2015

Бөтендөнья әйләнә- тирә мохитне саклау көне уңаеннан 11 июнь көнне мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар белән “Урман аланында” дип исемләнгән уен- сәяхәт уздырылды. Балалар төркеме белән табигатькә юл алдык. Әрәмәлек буендагы матур аланда иң элек балалар белән сәхнәләштерелгән уен- тамашаны уйнадык, дару үләннәре, чәчәкләр белән таныштык. Балалар янына кунакка Шүрәле дә килгән иде. Балалар аңа табигать кочагында үзеңне ничек тотарга, урманга барганда нинди кагыйдәләрне төгәл үтәргә икәнлеген аңлаттылар. Соңыннан Шүрәле белән табышмаклар әйтешү,кызыклы уеннар уйнадылар. Уен- сәяхәт балаларга бик ошады
-
Балаларны яклау көне 01.06.2015

1 июнь- балаларны яклау көненә багышлап мәктәп һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Балачак бәйрәме” уздырылды. Сценарий алдан ук төзелеп, катнашучы әкият геройларына рольләре бүленеп бирелде. Әкияти- могҗизада клуб хезмәткәрләре һәм пенсионер китапханәче Галиева С.Х. катнашты. Балалар геройлар белән бергәләшеп уеннар уйнадылар, җырлар җырладылар- кыскасы, чын мәгънәсендә , күңел ачтылар. Соңыннан геройлар балаларга алып килгән күчтәнәчләрен тараттылар.
-
Ветераннар белән очрашу 07.05.2015

кызы котлады.
-
Язгы өмәләр 04.05.2015

Бу көннәрдә укучыларыбыз һәм укытучылар, мәктәп эшчеләре мәктәп территориясен, авыл эчен һәм һәйкәлне чистатруда актив катнаштылар.
-
“Тәмәкегә ачык суд” 29.04.2015

29 апрель көнне авыл китапханәчесе Хайбуллина Г.М. белән берлектә 9-11 класс укучылары өчен “Тәмәкегә ачык суд” темасына класс сәгате үткәрелде.
-
Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиадасының финал сынаулары 25.04.2015

20-23 апрельдә Казан шәһәренә татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиадасының финал сынауларында катнашу өчен Россия Федерациясенең 22 төбәге һәм чит илләрдән 14-25 яшьләрдәге 500дән артык мәктәп укучысы һәм студент чакырылды. Шулар арасында безнең мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Нуркаева Айлия бар иде. Айлия татар теле һәм әдәбиятыннан III Халыкара олимпиадасының йомгаклау турында уңышлы чыгыш ясады һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- министр Э.Н Фаттаховның дипломы белән бүләкләнде. Айлияне һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ихсанова Эльвира Таһир кызын котлыйбыз.
-
Консультацияләр 25.04.2015

11 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары даими ймгаклау аттестациясенә әзерлек консультацияләренә йөриләр.
-
Тыл ветеранында кунакта 25.04.2015

7 нче сыйныф укучылары тыл ветераны Саттарова Оркыя апа янында булып кайттылар. Саттарова Оркыя апа 1924 елда туган, сугыш елларында урман кисүдә, ә соңрак тракторда эшли. Укучылар аның хәлен белеп, истәлекләр белән бүлешеп кайттылар.
-
"Яшь сайлаучы" атналыгы 25.04.2015

"Яшь сайлаучы" атналыгы уңаеннан мәктәптә класс сәгатьләре һәм рәсемнәр конкурсы уздырылды, укучылар өчен стенд төзелде.













