МБОУ «Средняя общеобразовательная школа с. Сарлы» Азнакаевского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Сарлы авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423315, с. Сарлы, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(855)-923-65-22 |
| E-Mail: | Minzilya.muhammadiev@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ с.Сарлы"Азнакаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Мухаммадиева Минзиля Миргалиевна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 38 учащихся/ 38 укучы, Сарлы балалар бакчасында - 2 тәрбияләнүче, Буляк балалар бакчасында- 6 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 16 педагогов/ 16 педагог, балалар бакчасында 4 тәрбияче, 4 воспитателя |
Новости главные
Котлыйбыз!
Опубликовано: 26.11.2011Хөрмәтле Илүзә һәм Фларис Салиховлар!
Сезне бөек исем, зур бәхет иясе – Ата-Ана булуыгыз белән тәбриклибез. Әти-Әни булудан да олы бәхет, куаныч, шатлык, горурлык юктыр дөньяда. Өегезгә нур өстәп шатлыклы зур бәхет килгән, сөенечегез белән котлыйбыз! Нәсел агачын дәвам итүче улыгыз нык бәдәнле, зирәк акыллы, үзегез кебек булып үссен!
Нәниегезнең якты дөньяга килүе изге көнгә, изге вакытка, изге минутка туры килеп, аның дөньяда бәхетле вә сагәдәтле булуын телибез.
Кадерле нәниегезгә күкрәк сөте белән Аллаһы тәгалә холык, тәүфыйк, акыл һәм сихәт бирсен. Тагын да матур-сәламәт бәбиләр табып, аларның чыркылдашып көлүләреннән, уйнауларыннан, “Әти-Әни” дип кочуларыннан ямь, тәм, шатлык табып яшәргә насыйп итсен.
Котлыйбыз сезне - бәбиегез туды!
Бирсен сезгә бары куаныч!
Игелеге өчен тотып сөяр җимеш.
Авыр чакта булсын юаныч.
Тәүфыйк аны бер дә ташламасын,
Йөзен күрик һәрчак аклыкта.
Әти-әни сүзен таптамыйча,
Күңелләре булсын сафлыкта!
Бәби туды, нинди шатлык бүген!
Җиткерәбез ихлас теләкне
Ак биләүгә салган нарасыйга
Бәхет булсын иң зур бүләге.
Ике канат булсын иңнәрендә
Әти белән газиз әнисе.
Кояш кебек балкып торсын йөзе,
Саулык бирсен таза гәүдәсе.
Бүген әле сабый… Киләчәктә
Өметләрне сезнең акласын
Гадәтләрне отып, күркәм эшегез белән
Олы тормыш юлын атласын!
К списку новостей










