Муниципальная бюджетная организация дополнительного образования "Центр детского творчества города Азнакаево"
Визитная карточка
| Адрес: | 423330, Республика Татарстан город Азнакаево, ул. Ленина, д. 18 |
| Телефон: | +7(855)-927-33-34 |
| E-Mail: | Rushaniya.Hasanova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОДО "ЦДТ г. Азнакаево" |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Хасанова Раушания Миннахматовна |
| Год основания учреждения: | 1955 |
| У нас учатся: | 1868 |
| У нас учат: | 68 |
Все новости ЦДТ
17 февраль көнне 13.00 сәгатьтә ”Онытма - син!” дип исемләнгән якташларыбыз батырлыгына дан һәм мәдһия җырлар өчен әдәби-музыкаль кичә узды
Опубликовано: 25.02.2015Азнакай шәһәренең Балалар иҗат үзәге туган төбәкне өйрәнүчеләр бүлегенә караган барлык мәктәп музейларында “Җиңү-70” акциясе кыссаларында очрашулар еш булып тора. Бүген гимназиянең актлар залында Балалар иҗат үзәгенә караган туган якны сәючеләр, мәктәп музей җитәкчеләре өчен гимназиянең музей җитәкчесе, Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирә педагогы, тарих укытучысы Мифтахова Эльза Әбүзәр кызы шул уңайдан, Ватанны саклаучылар көннәрендә якташларыбыз батырлыгына дан һәм мәдһия җырлар өчен ”Онытма –син!” дип исемләнгән зур танатана, әдәби-музыкаль кичәсе дә шуңа багышланган иде. Залны гимназия укучылары әби бабалары-сугыш ветераннары портретларын чәчкәгә күмгән, зәвык белән бизәлгән иде.
Кешелек тарихы тарих сабакларын онытырга хакы юк. Ветераннарыбызның шул батырлыкларын һәм фидакарьлекләрен киләчәк буыннарга да сөйләтеп калдыру безнең бурычыбыз булып тора. Бик борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу – дәрәҗәле, абруйлы һөнәрләрдән саналган. Менә шундый сынауны үтеп, армия сафларында хезмәт итеп кайткан, Ватанны явыз илбасарлардан саклаган солдатлардан Бөек Ватан сугышы ветераны, Курск дугасы сугышында, Орел, Белгород шәһәрләрен азат итүдә катнашучы, бүгенге көндә 90 яше тулган Сайфуллин Самигулла Заһидулла улы, Япон сугышы ветераны Гилязетдинов Мират Гилязетдинович һәм Ветераннар Советы рәисе, балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән, гимназиядә озак еллар тарих укыткан мәгариф ветераны Исламов Альберт Афзаловичлар укучылар белән үзләренең күңел түрендәге хатирәләре белән уртаклаштылар.
Бигрәк тә сугыш дәһшәтенең ни икәнен үз башыннан кичермәгән кеше тагәен күзаллап бетерә алмый. Һәр адымын үлем сагалап торганда нинди хисләр кичерүеңне сугышның үзәгендә катнашучылар үзләре генә белә. Ә Самигулла бабай Сәйфуллин сугышны үз җилкәсендә татыган кеше буларак сөйләгәннәре күңелгә җуелмас эзләр калдырды. Ул Күктәкә авылыннан килгән, Сайфуллиннар династиясеннән булып, бүгенге көнгә кадәр шул династиянең бердәнбер исән-сау гомер кичерүчеләреннән санала.(Сайфуллиннар династиясенең әтисе Нигматулла булган, Күктәкә авылында 104 ел гомер кичергән. 5 ул, 8 кыз тәрбияләп үстергән. Бөев Ватан сугышына 5 улын, 7 киявен, 3 оныгын озаткан). Башта Самигулла туган мәктәбендә балам ала, аннан Тымытык мәктәбенә 8 нче класска җәяү укырга йөри, аягында чабата.Ул бер атнага да чыдамый. Уку өчен түләргә кирәк булганлыктан, яшүсмер вакытыннан ук колхозда эшләргә туры килә. Сайфуллин Самигулла абыйга да 18 яше дә тулмаган килеш 1942 ел, февраль аеннан сугышка керергә туры килә. Подольск шәһәрендә кече сержантлар эзерли торган курсларда укыган чагында аларны Мәскәү шәһәрен янындагы яүга җибәрәләр. Орел, Белгород, Курск дугасындагы каты бәрелешләрдә катнаша, пулеметчы була. 1943 елда уң аягына үтәли (сквозное пуля тиеп ) авыр яра ала. Ярасы бәйләнгән аягы белән ике ай сугышта йөри. Янәдән бик озак госпитальдә дәваланырга туры килә. Бүгенге көнгә кадәр шул яра аның һаман йөрәген теткәли. Дошман тылына йөрүләр, авыр-авыр сугышлар, каты бәрелешләр аның күңеленә дә җуелмас эзләр сала. Ул аларның һәммәсен бөтен нечкәлекләре белән исендә калдырган. Истә калдырмаслык та булмагандыр шул! “Без җиңдек, чөнки туган җиребез, ата-бабаларыбыз иген иккән җир өчен көрәштек. Дөньялар имин булсын, без күргәннәрне сезгә күрергә язмасын !-дип тәмамлады сүзен күкрәген 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм күп санлы медальләр белән бизәлгән чал чәчле ветеран. Сугыштан сон да ветеран туган колхозында алдынгы шофер, техника куркынычсызлыгы буенча инженер, авыл инвалидлар җәмгыятен дә җитәкләгән. Бугенге кондә биредә аның оныгы Эльза Әбүзәр кызы тарих фәненән балаларга белем бирә. Күктәкә мәктәбендә баларга белем биргшн чорларда мәктәп музее оештыруда да башлап йөрүчеләрдән була. Әлбәттә инде бабасы Самигулланың ярдәме дә аеруча зур була. Гимназиядә бүген дә оныгының малае Марсель һәм Ильнур да белем ала. Оныгы Марсель да бабасы тарихына эзләнү эше- презентациясе белән дә республикада урын алган.
Япон сугышында катнашырга туры килгән ветеран Гилязетдинов Мират Гилязетдин улы да язмышын каһәрләми генә ут эчендә калган яшьлекләрен искә алды. Сугышка кергәндә бирелә торган тревогалар, пулемет тавышлары йөрәгенә уелып кала аның. Җиңү көнен яүлап туган –үскән якларына кайту- тормышындагы иң зур сөенеч була. Аның түшен дә бүген сугышчан орден-медальләр бизи.
Балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән, гимназиядә озак еллар тарих укыткан мәгариф ветераны Исламов Альберт Афзалович исә ая-ялангач, ләкин ние беләндер кадерле балачагы тере әкият кебек үзенең иң матур мизгелләре белән күңеленә уелып калганын әйтеп узды.
Укучыларның Җиңү көненә багышланган эләнү эшләренә дә зур урын бирелде бүгенге кичәдә.
Шөкер, менә 70 елга якын инде күкләребез аяз, көннәребез тыныч, өстәләребездә муллык. Шушы зур бәйрәмнәр уңаеннан сугыш ветераннарына иң матур теләкләрне Балалар иҗаты үзәгенең җитәкчеләре Галиева Светлана Сирин кызы, Гарипова Тәкъсимә Миннеяр кызы, гимназия директоры урынбасары Фасхиева Диләрә Марс кызы да җиткерделәр. “Әйдәгез, аларга ихтирамыбызны җылы кулдан өләшик: шәһитләрне каберләрен барлап, кадерләп тотыйк, тере чәчкәләргә бизик, ә исәннәрне хөрмәтлик, шәфкать җылысына төрик! Һәркайсы белән очрашып сөйләшик, алардан истәлекләр язып алып музейларга туплыйк! Алар безнең бәхетебез өчен көрәшүчеләр! Алар –җиңүчеләр!”-диделәр алар барысы да. Ә кичә барышында гимназия укучылары ветераннарга багышлап моңлы көйләр, сәнгатьле нәфис сүзләр, чәчкәбукетлары бүләк иттеләр, истәлекле бүләкләр өләштеләр... мәктәп музеена да бик теләп сәяхәт кылдылар. Киңәшләрен җиткерделәр.
Укучыларның чыгышларын ветараннар бик яратып кабул иттеләр. Күңелләрендә һәркайсының бер уй, бер теләк: без күргәннәрне оныклар күрмәсен, без кичергәннәрне алар кичермәсен... Әйтерсең лә оныклары өчен, кирәк булса алар бүген дә, Берлинны алырга әзер. Күпне күргән ветераннарыбыз картлыклары бары шатлыкта узсын.
К списку новостей






